Биографиясе

1926 елның 3 мае, Уфа шәһәре – 2018 елның 17 марты, Мәскәү.

В.П.Чкалов исем. Үзәк аэроклубта курсант була (Казан, 1943). Чугуев очучылар хәрби авиация училищесен (1948), СССР Хәрби-һава көчләренең Югары авиация офицер инструкторлар мәктәбен (Грозный шәһәре, 1949), очучы-сынаучылар мәктәбен (Мәскәү, 1953), Мәскәү авиация институтын (1959) тәмамлый.

1944 елдан Кызыл Армия сафларында. 1953–1966 елларда очучы-сынаучы, 155 нче тәҗрибә заводының әйдәп баручы инженеры (хәзер – А.И.Микоян исем. тәҗрибә конструкторлык бюросы, Мәскәү).

1960 ның 5 октябрендә яңа авиация техникасын сынаганда батырлык күрсәтә.

1966 елдан запаста. 1967–1992 елларда Аэрофлотта эшли (Мәскәү).

Тизлек һәм очыш биеклеге буенча 6 тапкыр (шул исәптән 3 абсолют) дөнья рекорды куя.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. СССРның атказанган спорт остасы (1965).

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Герои и подвиги. М., 1963. Кн. 1.

Шаги в бессмертие. М., 1965.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань., 1984. Кн. 2.

Авторы – М.З.Хәбибуллин