Карст күренешләре, тау токымнарының – карбонатлы (известьташлар, доломитлар), сульфатлы (гипс, ангидрит), хлоридлы (таш тоз) – җир өсте һәм җир асты сулары тәэсирендә эрүе белән бәйле процесслар. Нәтиҗәдә рельефның җир өстендәге (бүрәнкәләр, каррлар, казанлыклар) һәм җир астындагы формалары (юллар, куышлар, мәгарәләр) барлыкка килә.

Карст термины Әдрән диңгезнең төньягында урнашкан Истрия ярымутравындагы известьташ плато исеме белән бәйле, биредә карст күренешләре интенсив бара һәм беренче тапкыр җентекләп өйрәнелә.

Татарстан территориясендә, һәр җирдә үсеш алмаса да, карст күренешләре киң таралган. Бу барыннан да бигрәк геологик шартлар: Пермь системасы югары Казан ярусы һәм түбәндә яткан сульфат-карбонатлы токымнарның җир өслегенә якын актив су алмашу зонасында булуы белән билгеләнә. Бу токымнар катламнарның антиклиналь күтәрелмәләре өслегендә яталар. Тектоник бөгелешләрдә алар актив су алмашу зонасыннан түбәндәрәк, нык минеральләшкән тирән җир асты суларында аларның эрүе көчле түгел. Карст үсешенең тау токымнары катламнарының зур антиклиналь күтәрелешләре белән закончалыклы бәйләнеше Урта Идел буе территорияләренә, шулай итеп Татарстанга да хас.

Республика чикләрендә карст таралышының 3 зонасын билгелиләр: көнбатыш, көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш.

Көнбатыш карст зонасы Идел елгасы үзәнен һәм Тәтеш шәһәренең аңа тоташучы төньяк киңлекләрен алып тора.

Карст формалары — тирәнлеге 20 м га, диаметры 150 м га кадәр булган төрле формадагы (конус-, касә-, тәлинкәсыман) бүрәнкәсыман упкыннар. Идел алдында, Сөйке авылы һәм шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы тирәсендә алар аеруча күп (1 км2 га 110–120 гә кадәр бүрәнкә). Биредә үк Казан ярусының гипс катламында Сөйке һәм Юрьев карст мәгарәләре барлыкка килгән (Кама Тамагы спелеология системасы).

Казан яны төбәкләрендә, Идел елгасының сулъяк яр буендагы комсыл террасаларда карст күлләре урнашкан: Раифа, Ильинка, Тирән, Ковал, Архиерей һәм башкалар.

Шулай ук карст Кабан күле төбен катлауландыра. Комсу террасаларда карст формаларының барлыкка килүе Пермь токымнарында карст куышлыкларына ком юылу белән бәйле.

Казансу елгасының түбәнге агымында һәм аның уң кушылдыгы Солонка елгасы үзәннәрендә карст түбән Пермь катламындагы сульфат-карбонат басымлы (Зәңгәр күлләр «чоңгыллары») су чыгышлары белән бәйләнгән. Казан территориясендә дә карст күренешләре һәм аның белән бәйле иңүләр күзәтелә.

Көньяк-көнбатыш карст зонасы Татар тектоник гөмбәзенең көньяк өлешендә урнашкан, рельефта аңа Бөгелмә яссы калкулыгы туры килә. Биредә карст түбән Пермь һәм түбән Казан асъярусларының карбонат-сульфатлы токымнарында бара. Карст бүрәнкәләре Чишмә, Зәй, Ык, шулай ук Минзәлә елгасының югары агымы үзәннәрендә очрый. 1939 елда Дала Зәе елгасы үзәненең сулъяк сөзәклегендә 52 м тирәнлектә Акташ упкыны хасил була.

Төньяк-көнчыгыш карст зонасы Вятка елгасы тамагыннан өстәрәк, Каманың уң һәм сулъяк ярларын били, монда исә Иж елгасы түбәнлекләрендә, Салауш елгасы үзәнендә һәм башка урыннарда карст бүрәнкәләре билгеләнгән.

Неоген чорында түбән Пермь һәм Казан ярусларының калын катламнары актив су алмашу зонасына керү сәбәпле, үзәннәрнең нык телгәләнүенә бәйле рәвештә, карст куәтлерәк барган. Бу турыда неоген катламнары астында калган күпсанлы карст формалары сөйли.

Карст күренешләре авыл хуҗалыгы һәм инженерлык корылмалары төзелешендә һәм башкаларда җитди кыенлыклар тудыра.