Пермь системасы югары Казан асъярусының доломит һәм доломитлашкан известьташлар белән бүлгәләнгән гипс катламнарына (калынлыгы 14 м га кадәр) туры килә.

Мәгарәләрнең формалашуы һәм үсеше доломитлардагы субвертикаль ярыклар буенча су агымнарының сульфат токымнары өслегенә килеп чыгуы нәтиҗәсендә әлеге токымнарның (башлыча, гипсның) селтесезләнүе белән бәйле. Мордва Каратае авылы янындагы гипс мәгарәләре (Сөйке), шулай ук Антоновка (Юрьев) мәгарәләре XVII йөздән билгеле. Аларның үлчәмнәре турында кайбер мәгълүматлар Е.Ф. Зябловский хезмәтендә китерелә (1810).

Күкертле-водородлы минераль су чыганаклары Сөйке мәгарәләренең танылуына китерә, халык исә аны дәвалану максатларында куллана (XIX йөзнең 2 нче яртысында зур булмаган курорт эшли).

1838 елда рус рәссамнары Г.Г. һәм Н.Г.Чернецовлар Сөйке мәгарәләренең рәсемнәрен ясыйлар (1955 елда А.В. Ступишин тарафыннан басылып чыга). Мәгарәләр Идел елгасы агымы буенча, түбәндәге тәртиптә урнаша: «Безымянная», «Змеевая», «Отвай-Камень», «Девичья», «Сухая», «Ледяная», «Удачинская». Аеруча зур «Девичья» мәгарәсенең (Ступишин аны Зур Сөйке дип атый) гомуми озынлыгы 250 м га кадәр; ул 5 залдан тора, шул исәптән сталактитлар һәм сталагмитлардан торган «Гипс», 90 м озынлыктагы һәм 12 м киңлектәге, суының даими темп-расы 6,8 °C булган җир асты күлле «Озерный» заллары. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Сөйке мәгарәләре су астында кала.

Юрьев мәгарәләре (элекке исеме буенча Антоновка чокырлары) Кама Тамагы гипс руднигыннан көньяктарак, Кама Тамагы поселогыннан 6 км югарырак (Идел елгасы агымы буенча). Ерым түбәнлекләренә тоташа, исемнәре исә аларга ярашлы рәвештә алынган.

Төньяктан көньяк юнәлешкә таба урнашалар: Рудничная (озынлыгы 80 м), Коннодол — 1, 2, 3 (320, 120 һәм 32 м), Богородск — 1,2 (40 һәм 36 м), Үзәк ерымдагы Зимовье мәгарәсе (30 м) һәм Юрьев мәгарәсе (410 м) Урта Идел буенда иң зурлары. Гипс чыганагының көнбатыш чигендә Мочилки мәгарәсе (16×10 м) билгеле. Мәгарәләрнең биеклеге 6,5–7 м, иң зур биеклек 12 м (Юрьев мәгарәсендәге «Яңгырлар куышы»).

1986 елда табигать истәлеге булып билгеләнә.