Углеводородлар һәм кислород, күкерт, азот кушылмалары катнашмасы.

Төсе көрән (күбесенчә), сары-яшел, кара; сирәк кенә — төссез.

Нефтьтә эрегән газлар (1 т га 30 дан 300 м3 га кадәр), минераль тозлар, металлар (V, Ni, Cu, Co, Mo һәм башкалар) бар.

Тыгызлыгы 750 дән 1040 кг/м3 га кадәр, дөньяда чыгарылган нефтьнең 60% ы җиңел (870 кә кадәр), 31% ы уртача (910 га кадәр) һәм якынча 10% ы авыр нефтькә туры килә.

Органик эретмәләрдә эри. Тыгызлыгы, күкерт, майлар, фракция, асфальтен, парафиннар күләме, җылылык бирүчәнлеге һәм башка буенча классификацияләнә.

Нефтьнең барлыкка килүе турында төрле карашлар (органик, нәорганик һәм катнаш) яшәп килә. Табигый көчләр (гравитацион, гидравлик, молекуляр) йогынтысы астында барлыкка килгәннән соң, нефть, ятмалар хасил итеп, иң якын коллекторларга, күтәренке участокларга (нефть җыелу урыннарына) күчә. Нефть җыелу урыннарының аеруча күтәренке өлешендә кайвакыт газ (газ «эшләпәсе»), астарак, катлам басымы астында нефть, аннан соң су ята. Тирәнлек арту белән, катлам температурасы 100 м саен уртача 2,5–3,5 °C ка үсә. Нефть уннарча метрдан алып 5–6 км да һәм тагын да тирәндәрәк (тирәнлек арту белән, ятмаларда газ да күбәя) ята. Нефтьнең иң күп ятмалары 1–3 км тирәнлектә урнашкан.

Хәзерге ысуллар белән катламнан 70–80% ка кадәр нефть алырга мөмкин, әмма алынучы запаслар геологик запасларның 30–40% ын гына тәшкил итә. Гамәли әһәмияткә запасы йөзләрчә мең һәм артыграк тонна булган катламнар ия.

Ятмалар җыелмасы чыганак барлыкка китерә. Беренче эзләнү эшләре нефть һәм газның җир өслегенә чыгу урыннарында (биредә коелар төзелә) яки сулыклар өслегендә үткәрелә.

1866 елдан нефтьне эзләү һәм чыгару скважиналар бораулау алымы белән алып барыла, озак вакытлар урынны төгәл белмичә («кыргый мәче» ысулы) бораулана. Башта чыганакларның күтәренке зоналар белән бәйләнеше ачыклана, биредә катламнар гөмбәзсыман участоклар хасил итә, аннары ятмаларның, шулай ук катламнарның юкару районнары, риф ясаучы структуралар, тоз гөмбәзләре һәм башкалар белән бәйле булуы билгеләнә.

ХХ гасыр башында — структур геологик төшерүләр, структур бораулау, 1930 елларда структураларны ачыклауның геофизик алымнары (барыннан да бигрәк электроразведка) киң кулланышка керә, алар 1940 елларда нефть эзләүдә төп ысул булып тора.

Нефть һәм газ эзләүдә геофизик алымнар белән бергә геохимик, соңрак — биологик, аэрокосмик һәм математик алымнар да кулланыла башлый. XX йөзнең икенче яртысында эзләү-разведка эшләре диңгездә киң үсеш ала.

Нефть чыганаклары җир кабыгының барлык горизонтларында: кайнозойда (нефть запасының якынча 25%ты), мезозойда (55%), палеозойда (20%, ТРда 100%), протерозойда (1% ка якын) ачылган. Кристаллик фундамент токымнарында ачылган чыганакларның өлеше ел саен арта бара.

Чыганаклар барлык континентларда (Антарктидадан кала) һәм аларга тоташкан шельфның шактый зур мәйданында билгеләнгән. Нефтьнең 65% тан артыгы Азиядә, шуның якынча 95% ы Якын һәм Урта Көнчыгышта. Нефтьнең дөньякүләм запаслары 143 млрд т дан артык, шул исәптән РФдә — 8,2 млрд т (төп запаслар Көнбатыш Себердә).

РФдә 2300 дән артык чыганак билгеле, шуның 10 ы, шул исәптән Ромашкино нефть чыганагы уникаль булып исәпләнә.

XVIII йөздә Идел, Чишмә, Сок елгалары буенда нефть табу һәм куллану омтылышын эшкуарлар Я.Д. Шаханин, Н. һәм Ю. Уразмәтовлар, А. һәм Х. Музяковлар, П.И. Ягужинский һәм башкалар ясый. XVIII йөздә Түбән Карамалы, Сарабиккол, Шөгер авыллары янында Я. Молокиенко, Л. Шандор тарафыннан бораулау эшләре алып барыла.

XIX йөз ахыры — XX йөз башында Юзбашевлар, «Бертуган Нобельләр», «Демин һәм Ко» фирмалары һәм башкалар, XX йөзнең беренче яртысында Идел буе нефть разведкалау идарәсе, «Востокнефть», «Сызраньнефть», «Туймазынефть» трестлары һәм Татгеолтрест сәнәгый нефть чыганакларын табарга тырышалар.

Татгеолтрест 1940 елда геологик мәгълүматларны фәнни яктан эшкәртү өчен Үзәк фәнни-тикшерү лабораториясе оештыра, шул ук елда ул Шөгер нефть эзләү партиясе итеп үзгәртелә. 1941 елда Змеево (Чистай районы) авылында Пермь системасы Уфа ярусы комташларыннан нефть агып чыга, бу утырмалардан 1943 елда Сарабиккол мәйданындагы 5 скважинадан 12,5 т нефть һәм 40 т гудрон чыгарыла.

Беренче сәнәгый нефть чыганаклары карбон утырмаларында 1943 елда шәһәр тибындагы Шөгер поселогы районында, девонда — 1946 елда Баулы шәһәре тирәсендә, 1948 елда Лениногорск районы Тимәш авылы янында ачыклана.

Сәнәгый запаслар 1950 елга 430 млн т (СССРда иң зур) тәшкил итә. Татарстан территориясендә 140 ка якын чыганак (3 меңнән артык ятма) ачылган (2013), аларда палеозой утырмаларындагы нефтьнең күләме 1 млрд т чамасы исәпләнә.

Углеводород эзләре кристаллик фундаментның протерозой һәм архей токымнарында табыла. ТР территориясендә нефть коллекторлары булып терригенлы (комташ һәм комлы алевролитлар) һәм карбонатлы (известьташлар һәм доломитлар) токымнар тора. Сәнәгый әһәмияткә (запасларның 64,5% ы) терригенлы девон (1,5–2 км тирәнлектә) һәм карбонат-терригенлы ташкүмер (0,8–1,3 км тирәнлектә) утырмалар ия.

Девонның катлам-коллекторлары — структур, структур-литологик, карбонныкылар — зур күләмле һәм гөмбәзсыман-катламлы типтагы нефть җыелу урыннары барлыкка китерә. Төп сәнәгый тупланмалар, структур-тектоник яктан караганда, көньяк гөмбәзгә, запасларының зур булмаган өлеше — Татар гөмбәзенең төньяк күтәрелешенә һәм Мәләкәс иңкүлегенең көнчыгыш читенә туры килә.

Татарстан территориясендәге нефть чыганакларының төп үзенчәлекләре:

  • газ «эшләпәсенең» булмавы,
  • нефтьле катның чагыштырмача юкалыгы,
  • файдалы катламнарның литологик-фациаль яктан еш үзгәрүе, аларның даими булмаган күп кенә кечкенә катламнарга бүлгәләнүе,
  • ятманың су өсте өлешенең зур мәйдан алып торуы.

Көньяктан төньякка таба нефтьле кат һәм газ факторы, күкерт күләме кими, киселеш буенча астан өскә таба, газ факторы кимү белән бергә нефтьнең чагыштырма күләме һәм үзлелеге арта.

Уртача (0,871–0,910 г/см3), авыр (0,910 г/см3 дан артык), шулай ук югары күкертле (83%) һәм үзле (71%) нефтьләргә аералар.

Нефтьнең составы геологик утырмаларның яшенә бәйле: девон нефть җиңелрәк (0,833–0,900 г/см3), азрак күкертле (күкерт күләме 0,4–1,8%), парафинлырак (3,5–5,1%), ачык фракцияләр күбрәк (43%); карбон нефть, нигездә, авыр (0,900 г/см3 һәм артыграк), югары күкертле (2,4–4,7%), парафинлы (2,6–3%), девон нефтенә караганда ачык фракцияләр азрак (25–38,7%); Пермь нефть авыр (0,899–1000 г/см3), күкертле, ачык фракцияләр 4,9–20,9% ка кадәр.