Атамасы АКШтагы Форт-Бентон геологик формациясе исеменнән алынган.

Балчыксыл токымнар 60% монтмориллонит төркеме минералларыннан тора. Үзлелек дәрәҗәсе, адсорбция һәм катализ активлыгы югары.

Бентонитлар вулканик токымнарда (туф һәм көлдә) диңгез суы яисә гидротермаль эремәләр йогынтысында барган химик үзгәрү процесслары, шулай ук алюмокремнийлы гельләрнең кристаллашуы һәм сай диңгез култыкларында, күлләрдә балчыксыл минераллар (нигездә монтмориллонитлар) туплану нәтиҗәсендә хасил була. Гадәттә, тыгыз (таш кебек), кулга тотып караганда майлы.

Төсе актан алып карага кадәр, ешрак зәңгәрсу, сары һәм яшькелт төсмердә була. Дымлы хәлдә ябышучан һәм үзле.

Селтеле (натрийлы һәм кальций-натрийлы) һәм селтеле җир бентонитлары (кальцийлы, магний-кальцийлы, кальций-магнийлы) төрләренә бүленә.

Монтмориллонит минераллары төркеменнән тыш (бейделлит, сапонит һщм башкалар), бентонитлар составына гидрослюдалар, катнаш катламлы минераллар һәм бик аз күләмдә каолинит, палыгорскит, цеолитлар, кристобалит, кальцит, кварц, кыр шпатлары керә.

ТР территориясендәге чыганакларда бентонитларга, 80-90%ы монтмориллонитлардан һәм 10-20%ы гидрослюдалардан торган, токым хасил итүче кальций-магнийлы монтмориллонит яисә катнаш катламлы минераллы балчыкларны кертәләр.

Даими рәвештә бентонитларда гидрослюдалар (10-30%), каолинит (5-30%) һәм башкалар була. Бентонитларның дөньякүләм запаслары 4 млрд т. дан артык; запаслары иң күп (млн т) илләр – Кытай (2400), Америка Кушма Штатлары (800), Төркия (400), Россия (124).

Казан губернасы территориясендә неоген утырмаларындагы бентонитлар турындагы беренче мәгълүматлар И.И.Лепехин (1771-72), А.А.Штукенберг (1880) һәм башкалар хезмәтләрендә чагыла. Татарстанда бентонитларның үзенчәлекләрен һәм составын өйрәнү, эзләнү эшләре алып бару, ачышлар – геологлар В.Г.Соболев, В.В.Щепин, М.П.Верясова, Н.В.Кирсанов, У.Г.Дистанов, А.А.Сабитов һәм башка исемнәре белән бәйле.

Татарстан территориясендә бентонитларның һәм аларга якын балчыкларның билгеле запаслары 65 млн т (РФ запасларының яртысыннан күбрәк) тәшкил итә; фаразланган ресурслар 60 млн т тирәсе (1998).

Запас балансларында 12 чыганак исәпкә алынган, аларның өчесе иң эреләрдән санала: Бикләнбентонит балчыклар чыганагы (Тукай районы), Березовка (Нурлат районы) һәм Олы Аты (Түбән Кама районы) чыганаклары. Тарн-Вар һәм Югары Нурлат (Нурлат районы) форма ясагыч бентонитлар чыганаклары республика, Биклән чыганагы – федераль әһәмияткә ия.

Бентонитлар табигый һәм җыелган суагынтыларын, нефтьпродуктлары, желатин, дару сывороткаларын, майларны чистартуда, су үткәрмәүчән цемент эшләп чыгаруда, авыл хуҗалыгында (терле казыгына өстәмәләр, биостимуляторлар, ашламалар) һәм башка максатларда кулланыла.

Бентонитлар кертү туфракның биологик активлыгын көчәйтә, аның потенциаль әчелеген киметә, үсемлекләрнең фосфор һәм калийны үзләштерү сәләтен, бөртеклеләрнең уңышын (16,8 ц/га га кадәр) арттыра, аксым сыйфатын яхшырта.

Татарстанда бентонитлар керамзит чуерташ, формалар ясау һәм бораулау эшләрендә кирәкле балчык оны, бораулау измәсе әзерләү өчен кулланыла.