Елга тугайларының аллювиаль утырмаларында ташу сулары белән вакытлыча дымлану шартларында формалаша.

Елгаларда су кимеп (челләдә), туфрак-грунт сулары тирән яткан очракларда атмосфера сулары исәбенә туеналар. Катнаш үләнле, сарутлы һәм чәчбайлы болыннарда, сирәк үләнле, таллы-топольле, карама, юкә һәм имән урманнарында таралганнар. Елга юлыннан ераклыгына, дуен катламының составы һәм күләменә карап, аллювиаль кәсле туфракларның ачы, туенган һәм карбонатлы типлары оеша.

Туфрак профиленең морфологик төзелеше: Аg – җирсыман, азрак тыгызланган сай катламлы кәс; А – 30-40 см га кадәр булган гумуслы катлам, соры һәм карасу-соры төстә, валчыклы һәм бөртекле структуралы; В – күчмә горизонт, катлам-катлам, псевдомицелий рәвешендәге карбонатлар җыелмасы (карбонатлы туфракларда); CD – төрле механик составтагы аллювий, күксел һәм күгәрек төсендәге таплар (конкрецияләр) рәвешендә җиңелчә глейләнү билгеләре.

Татарстанда аллювиаль кәсле туфракларның мәйданы 271,6 мең га (ТР территориясенең 4%), күбесенчә Мамадыш, Алабуга, Түбән Кама, Апас, Буа, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында, Вятка, Зөя, Зәй, Дала Зәе, Чишмә, Ык, Казансу елгалары тугайларында урын алган. Идел һәм Кама елгалары тугайларының аллювиаль кәсле туфраклар, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары булдырылганнан соң, су астында кала. Бу туфракларның туенган (шул исәптән катламлы, гадәти, далаланып баручы төрләре) һәм карбонатлы типлары күбрәк таралган.

Гумус микъдары 1-3 тән 6-8% ка кадәр; механик составы нигездә авыр комсыл балчык.

Урман җирләре, болыннар һәм көтүлекләр буларак файдаланыла; сөрүле җирләрдә яшелчә культуралары игелә.