Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 78 км, Чистай пристаненнан 44 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Биләр районы Биләр авыл советы, 1963 елдан – Чистай районы Биләр авыл советы, 1966 елдан Алексеевск районы Биләр авыл советы составында.

Халык саны – 187 кеше (1930 ел, руслар), 121 кеше (1939 ел, руслар), 85 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.