Биографиясе

1931 елның 5 марты, Белоруссия ССРның Могилёв өлкәсе Бобруйск шәһәре — 2013 елның 16 декабре, Казан.

1954 елда Мәскәү нечкә химик технологияләр институтын тәмамлаганнан соң, «Гидрокаучук» фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1960 елдан Эстәрлетамак ясалма каучук заводында, баш инженер урынбасары, директор урынбасары (БАССР).

1975 елдан Казан технология университетында, Түбән Кама филиалында гомуми теоретик дисциплиналар, ясалма каучук технологиясе кафедралары мөдире (1984 елдан), Эластомерлар эшкәртү үзәге директоры (1989–2002).

Хезмәтләре нефть химиясе синтезына, гамәлдәге нефть химиясе җитештерүен интенсификацияләүгә һәм камилләштерүгә карый. Лиакумович бутадиен һәм изопрен җитештерүдә контактлы газларны чыныктыруның яңа процессларын гамәлгә ашыра, бутадиен аерып алу ысулларын камилләштерә, изо­пренны циклопентадиеннан, ацетилен кушылмаларыннан чистарту алымнарын эшли. Изопрен аерып алу процессларында термополимерлауның яңа төр ингибиторларын елдакъдим итә. Әлеге эшләре өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1989).

Лиакумович җитәкчелегендә феноллы антиоксидантлар синтезы буенча тикшеренүләр циклы үткәрелә, агулы булмаган антиоксидантлар җитештерү заводы (Эстәрлетамак шәһәре) — Башкортстанның зур экспорт чыганагы һәм БДБ илләренә продукция җибәрүче предприятие төзелә. Гәрәбә кислотасы, эндик ангидриды, полимер материаллар өчен химик өстәмәләр технологиясе һәм химиясе буенча эшләр җитәкчесе.

Лиакумовичның фәнни тикшеренү нәтиҗәләре «Казаноргсинтез», «Түбәнкаманефтехим», С.М.Киров исемендәге ясалма каучук заводында, Эстәрлетамак ясалма каучук заводына һ.б. предприятиеләрдә кертелә.

Уйлап табуга 600 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Дуслык орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Химия и технология мономеров для синтетических каучуков. М., 1983 (автордаш);

Получение и применение 3-метилбутена-1 // Темат. обзор. М., 1993. № 1 (автордаш);

Современные нефтехимические синтезы на основе бутадиена // Темат. обзор. М., 1993. № 4 (автордаш).

Әдәбият

Институт полимеров (полимерный факультет, 1971–2001): Краткий биогр. справ. К., 2001.