Имәнкискә комплексының истәлекләре беренче тапкыр 1870 елларда Н.Ф.Толмачёв, А.Н.Стоянов, соңрак В.Ф.Смолин, Н.Ф.Калинин, П.Д.Степанов, В.Ф.Генинг, А.Х.Халиков, Е.П.Казаков, П.Н.Старостин һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Имәнкискә комплексы Казан яны, Азелино, Ананьино, Имәнкискә, Болгар һ.б. археологик культураларга караган 7 торулыкны, 2 шәһәрлекне, 4 авыллыкны, 4 каберлекне үз эченә ала.

Иң борынгылары – Чулман елгасының уң ярының болынлыклы террасасында сакланган, территорияләрендә чакматаштан һәм балчыктан эшләнгән әйберләр табылган, алар Казан яны культурасы истәлекләренә карый.

Имәнкискә комплексы территориясендә күп күләмдә матди материал (эш һәм сугыш кораллары, балчык савыт-саба, бизәнү әйберләре калдыклары) җыеп алынган.

Имәнкискә комплексы истәлекләренең күпчелеге, шул исәптән болгар авыллыклары, Имәнкискә II шәһәрлеге (Коллар каласы) Куйбышев сусаклагычыннан зыян күргән.

Шулай ук кара: Имәнкискә культурасы.

Автор – П.Н.Старостин