Эчтәлек

Атамасы Алабуга шәһәре янындагы Ананьино каберлеге тикшерелгәч бирелә (1858).

Фин-угыр кабиләләренә карый дип фараз ителә.

Ананьино культурасы халкы ышна ачып иген иккән, терлекчелек, балыкчылык, аучылык белән көн күргән; бакыр, бронза һәм тимер эреткән (бронза һәм тимердән ук, сөңге очлыклары, хәнҗәр, пычак, бронза балталар); сөяктән эш кораллары, йоннан һәм үсемлек сүсләреннән тукымалар тукыган.

Ананьино культурасына уемлы һәм үрелмә бизәк төшерелгән түгәрәк төпле балчык савыт-сабалар хас.

Ананьино культурасы халкы Кавказ, Себер кабиләләре, скифлар, сарматлар һ.б. халыклар белән сәүдә итешә.

Торулыклары элегрәк елга тамакларында, соңрак елга борылышларындагы биек яр өсләрендә, борыннарда урнашкан, җир-балчык өемнәре, тирән чокырлар, коймалар белән уратып алынган.

Кайбер торулыкларда торак һәм хуҗалык корылмалары калдыклары табыла. Тораклар нигездә җир өстенә, сирәк кенә яртылаш җиргә иңдерелеп төзелгән. Квадрат яки турыпочмак рәвешендәге өйнең уртасында зур ташлар белән әйләндереп алынган учак янган.

Шулай ук кара: Әҗмәр комплексы, Мурзиха каберлеге.

Әдәбият

Збруева А.В. История населения Нижнего Прикамья в ананьинскую эпоху // Материалы и исслед. по археологии СССР. 1952. № 30.

Халиков А.Х. Волго-Камье в начале эпохи раннего железа (VIII–VI вв. до н. э.). М., 1977.

Кузьминых С.В. Металлургия Волго-Камья в раннем железном веке. М., 1983.

Марков В.Н. Ананьинская проблема: Памятники древней истории Волго-Камья // Вопросы археологии Татарстана. Казань, 1994. Вып. 1.

Автор – В.Н. Марков