Биографиясе

1916 ел, Сембер губернасы, Корсун районы Пасенки авылы – 1989 елның 8 декабре, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1947 ел), ТАССР медицина учреждениеләрендә эшли, 1951 елдан Казан шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире, 1953 елдан Республика клиник хастаханәсе баш табибе.

1954–1959 елларда ТАССР сәламәтлек саклау министры.

1959–1981 елларда Республика психиатрия хастаханәсе баш табибе урынбасары, баш табиб.

М.И.Грачев җитәкчелегендә ТАССР психиатрия хезмәте үзгәртеп корыла (шәһәр һәм авыл халкын диспансерлаштыру, яңа стационарлар ачу, кадрлар әзерләү).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.