Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 1996,97 кв.км. Үзәге – Можга шәһәре (республика карамагындагы шәһәр, Ижевск шәһәреннән 97 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 27289 кеше (2015 ел), Можга шәһәрендә – 49777 кеше. Татарлар саны 2010 елда – 1018 кеше. Алар, башлыча, Горняк, Люга, Пычас поселокларында, Сасмак авылында яшиләр. Татарларның күбесе район үзәгендә яши (2010 елда – 7135 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарларның күченүләре 1920–1930 еллардагы авыл хуҗалыгын күмәкләштерү сәясәте белән бәйле. Бу чорда Татарстанның, Әгерҗе, Алабуга һәм Кукмара районнарыннан чыккан таза тормышлы крәстияннәр, йорт-җирләреннән куылудан һәм репрессияләрдән куркып, яңа төзелә башлаган Можга шәһәренә урнашалар. Күчеп килгән татарлар район территориясендә традицион һөнәрләр (киез һәм күн аяк киеме тегү, юкә кайрысыннан чыпта сугу, мех киемнәре тегү һ.б.) белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.

Хәзерге вакытта районда берничә татар милли оешмасы: Удмурт Республикасы Татар иҗтимагый үзәгенең һәм «Иман» татар яшьләре берләшмәсенең Можга бүлекчәләре, Можга шәһәре һәм Можга районы татарларының милли-мәдәни автономиясе эшли. Аның каршында берничә клуб: татар җырларын яратучылар, «Якташлык», «Гаилә клубы», «Татар мәдәнияте» балалар клубы эшли.

Сосмак авылы китапханәсе каршында Татар мәдәнияте үзәге, мәдәният йорты каршында «Кояшкай» балалар коллективы эшли. Җирле радио һәм телевидениедә татарча тапшырулар алып барыла.

Өч мәктәптә татар теле факультатив дәресләрдә һәм түгәрәкләрдә өйрәнелә. Татар теле түгәрәкләре биш мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә дә оештырылган. 1992 елдан Балалар иҗат йортында татар мәдәниятен өйрәнү түгәрәге эшли. Монда шулай ук Яңа ел, беренче сыйныфка керүчеләрне мәктәпкә кабул итү тантанасы, Нәүрүз бәйрәмнәре оештырыла. 1991 елдан ел саен Сосмак авылында Сабан туе үткәрелә.

Мәгариф учреждениеләрендә татар мәдәнияте почмаклары оештырылган, бөтен мәктәпләр һәм балалар бакчалары татар әдәбияты белән тәэмин ителгән. Мәктәпләрдә татар мәдәнияте атналыклары, Идел буе халыкларының бердәмлек бәйрәмнәрен үткәрү традициягә кергән; китапханәләрдә Татарстан тарихын чагылдырган китап күргәзмәләре оештырыла.

Күренекле кешеләре

Можга шәһәрендә:

  • генерал‑майор Г.Г.Абдуллин,
  • медицина фәннәре докторы Л.А.Йосыпова,
  • философия фәннәре докторы Ә.Г.Сабиров,
  • этнограф Р.К.Уразманова туган.