Тарихы

XVII йөз уртасына кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Башкетляр буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Авылда яшәгән Г.Мусин хисабына 1897 елда мәктәп бинасы төзелә. 1907 елдан катнаш мәктәптә укытыла. 1915 елда мөгаллим итеп, елга 30 сум хезмәт хакы расланып, Иске Арыш авылы кешесе Ф.Гыйльмушин билгеләнә. Мәктәптә 50 ләп бала укый.

XX йөз башында мәчет, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1045 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Яңа Арыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Чулпан» колхозы оештырыла. 1963 елгы мәгълүматлар буенча, авылда берләштерелгән «Рассвет» колхозы (аңа шулай ук «Заря» колхозы да кушыла; үзәк утар Я.А.та урнаша, хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге, сарыклар асрау белән шөгыльләнә), 1998 елдан «Яңа Арыш» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә (2007 елдан, терлекчелек) хезмәт куя. «Тимер», «Азат», «Гыйльмеханова М.Ф.», «Гыймадиев Р.Н.», «Гыймадиев Р.Г.», «Әхмәтвәлиев Р.М.», «Миңнәхмәтов Ф.Р.» крәстиян-фермер хуҗалыклары эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда мәктәп җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык (1936–1939 елларда Балыклы Чүкәй, Керәшен Казысы, Кече Укмас, Иске Арыш, Яншык авылларыннан да килеп укыйлар), 1972 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина 1996 елда төзелә). 2000 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Д.Х.Нәбиуллин).

Мәдәният йорты (бинасы 2011 елда төзелә), китапханә, «Иман нуры» мәчете (2016 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

К.А.Галиев (1949 елда туган) – санитария табибы, медицина фәннәре докторы, профессор;

Рифкат Н.Миңнеханов (1955 елда туган) – идарә системалары өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе (1997–2016), Батырлык, Дуслык, «Дуслык» (ТР), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры;

Рөстәм Н.Миңнеханов (1957 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Президенты (2010 елдан), икътисад фәннәре докторы, Россиянең атказанган спорт остасы, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Дуслык, Почет, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры;

С.Г.Минханова (1958 елда туган) – драма актрисасы, ТРның халык артисты;

У.Г.Мусин (1949 елда туган) – механизатор, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, икенче һәм 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры, Балык Бистәсе муниципаль районының мактаулы гражданы;

Ш.Р.Нуретдинов (1956–2007) – дискрет математика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы;

Ә.С.Сибгатуллин (1948 елда туган) – композит төзелмәләр механикасы өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 78 ир-ат;
1859 елда – 858,
1897 елда – 1151,
1908 елда – 1420,
1920 елда – 1361,
1926 елда – 1239,
1949 елда – 1201,
1958 елда – 1023,
1970 елда – 1235,
1989 елда – 841,
2002 елда – 803,
2010 елда – 759,
2020 елда – 689 кеше (татарлар – 99%, руслар – 1%).