Эшләүчеләр саны — 843 кеше (2013). 1983 елда Яңа Менделеев химия заводы буларак нигезләнә. 1988 елдан «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» ҖБ составында. Файдалануга 1989 елда тапшырыла. 1992 елдан мөстәкыйль дәүләт предприятиесе. 2002 елда «Татазот» унитар предприятиесе итеп үзгәртелә, 2003 елдан АҖ, 2004 елдан хәзерге исемдәге ҖЧҖ.

«Менделеевазот» структурасында — 3 төп җитештерү цехы: елга 380 мең т продукция чыгаруга сәләтле АС-72М агрегаты урнаштырылган аммиак селитрасы җитештерү; гомуми куәтләре елга 300 мең т га (100% HNO3 кә карата исәпләгәндә) исәпләнгән өч УКЛ 7–76 агрегаты булган куертылмаган азот кислотасы эшләү; АК-1,5 блоклы (елга 900 мең м3 кислород чыгаруга сәләтле) һава аеру цехлары эшли. 10 ярдәмче цех, сыек аммиак цехы бар. 2005 елда куертылмаган азот кислотасы цехында 2 нче УКЛ 7–76 агрегаты реконструкцияләнә.

Ахыргы газларны азот оксидларыннан югары температурада каталитик чистарту алымы — түбән температурада сайлап чистартуга, кыйммәтле алюмо-палладийлы катализатор арзанлы алюмо-ванадийлы катализаторга алмаштырыла. Нәтиҗәдә, 1 т азот кислотасы җитештерү өчен табигый газ чыгымы 25 м3 га, атмосферага чыгарылучы газларда углерод оксидының күләме 0,08% тан 0,03% ка кадәр кими.

Төп продукция — магнезиаль өстәмәле аммиак селитрасы (балластсыз азотлы ашлама). Шулай ук куертылмаган азот кислотасы һәм техник кислород (сыек һәм газ хәлендә) җитештерелә.

Продукцияне кулланучылар: РФ һәм чит илләр сәнәгатенең авыл хуҗалыгы, химия, файдалы казылмалар чыгару һәм тау эшләре, башка төрле тармаклар предприятиеләре.

Чимал җибәрүче төп предприятиеләр: аммиак — «Инвестимпекс» ҖЧҖ (Казан), зәһәр натр — «Идел-Вятка химия компаниясе» ҖЧҖ (Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәре), магнезит — «Магнезит» төркеме» ҖЧҖ (Чиләбе өлкәсе Сатка авылы), күкерт к-тасы — «Уралимпекс» АҖ (Свердловск өлкәсе Полевской шәһәре).

1990 елда 165,8 мең т аммиак селитрасы, 81,4 мең м3 кислород, 1991 елда, тиңдәшле рәвештә, 273,8 мең т һәм 151,6 мең м3 җитештерелә. Алдагы елларда продукция җитештерү кими: 1998 елда аммиак селитрасы — 24,4 мең т, азот кислотасы — 102,6 т, кислород 107,2 мең м3 тәшкил итә. 1999 елдан җитештерү күләмнәре арта башлый, 2005 елда аммиак селитрасы — 207,8 мең т, азот кислотасы — 1240,3 т, кислород газ халәтендә — 332,5 мең м3, сыек хәлдә 168,1 т (327,7 мең м3) эшләп чыгарыла. 625,6 млн сумлык продукция (шул исәптән 616,9 млн сумлык аммиак селитрасы) сатыла, 5,7 млн сумлык табыш алына.

Сатуның гомуми күләмендә экспорт 1992–1993 елларда — 30% чамасы (Чехословакиягә һәм Германиягә җибәрелгән продукция), 2003–2004 елларда — 2% (Әзәрбайҗан), 2005 елда 11% тан күбрәк (Украина, Әзәрбайҗан, Сербия, Черногория, Казакъстан, Сүрия) тәшкил итә. Предприятие халыкара технология һәм сыйфат өчен призы белән бүләкләнә (1995, Италия). «Б» маркалы аммиак селитрасы Россиянең иң яхшы 100 товары исемлегенә керә (2007).

Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була: 2 кешегә ТРның атказанган химигы исеме бирелә, 26 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре арасында: Д.П.Иванов (1983–1987), Х.В.Мостафин (1988–1992), Р.А.Галиуллин (1993–1999), Г.А.Мирибян (1999–2004), А.М.Мөхәммәтшин (2004–2007), Ф.А.Абдрахманов (2007 елдан).

Әдәбият                  

ООО «Менделеевсказот» // Экспортная продукция предприятий Республики Татарстан. К., 2005.

Автор — М.Җ.Гаитов