Атамасы

Татарча язма чыганакларда ул Олуг Олыс яки Җүчи Олысы дип атала. Гарәп телендәге тарихи-географик хезмәтләрдә «төньяк татарлар дәүләте Дәште кыпчак», рус елъязмаларында «Татарлар патшалыгы» яки «Золотая Орда», Көнбатыш илләрдәге латинча чыганакларда «Тартария» буларак теркәлгән.

Русча тарихи әдәбиятта бу дәүләтне «золотая» сүзен өстәп атау тәртибе XVI йөз ахыры – XVII йөз башында кулланылышка керә һәм «Золотая Орда» рәвешле термин буларак XIX йөздә генә ныгый.

Бу атаманың килеп чыгышы дәүләт башкаласының җирле халык сөйләмендә Алтын тәхет дип йөртелүеннән килә.

Нигезе

Алтын Урда дәүләтенең булачак нигезе 1207–1208 елларда Чыңгыз ханның улы Җүчигә аерым олыс бүлеп бирүеннән соң барлыкка килә.

Баштарак ул олыска Алтай белән Иртеш елгасы буйлары керә; Урта Азия яулап алынгач, Харәзем дәүләте җире белән Көнчыгыш Арал тирәләре дә аңа кушыла.

Бату хан чоры

Җүчинең вафатыннан соң, 1229, 1235 еллардагы бөтенмонгол корылтаенда олыс идарәчесе итеп аның улы Бату хан билгеләнә. Шул ук корылтайларда аңа көнбатыш тарафка яуларны дәвам иттерү бурычы йөкләнә һәм биләмәсенең «монгол атлары барып җитә алган җирләргәчә» арттырылачагы белдерелә.

Монголларның кыпчак, болгар, алан, славян җирләрен яулап алу сугышлары барышында (1229–1242) Бату хан олысына Көньяк Урал, Идел буеның түбәнге өлеше, Төньяк Кавказ, Идел буе Болгар дәүләте һәм рус кенәзлекләре, Кырым буйсындырыла. Польша, Чехия, Венгрия һ.б. ил-дәүләтләр җирләре Әдрән диңгезгә кадәр яулана һәм талана (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары).

1243 елга Җүчи Олысы биләмәләре көнчыгышта Иртеш буйларыннан көнбатышта Днестр елгасы буйларына кадәр барып җитә һәм Арал күле буйларын, Көнбатыш Себер, Югары Урал буйларын, Төньяк Кавказ белән Кырым җирләрен, Дәште Кыпчак, Дәште Хәзәр, Идел буе Болгар биләмәләрен, Киев, Чернигов, Новгород, Владимир-Суздаль, Галиция-Волынь һ.б. кенәзлекләрен үз эченә ала. XIII йөз уртасында Венгрия, Болгария һәм Сербия дә Алтын Урдага вассаллык рәвешендә буйсыналар.

1243 елда Бату хан, Көнбатыш илләрен яулау сугышын калдырып, Идел буена әйләнеп кайта һәм Олыста ныклы тәртип урнаштыруга керешә. Төрки һәм монгол дәүләтләрендә яшәп килгән традиция буенча, үз кул астындагы Олыс биләмәсен Сул һәм Уң канатларга (Ак Урда һәм Күк Урда) бүлә. Алар, үз чиратында, кечерәк олысларга, төмән, меңлек, йөзлекләргә бүленә.

Ак Урда идарәчелеге башында Бату үзе кала, Күк Урда идарәчесе итеп агасы Урда Эҗен билгеләнә. Кечерәк олыс, төмән һ.б. берәмлекләр башына бертуганнары һәм уллары (Бәркә, Нугай, Тука (Тукай) – Тимер, Шибан һ.б.), нойоннар, бәкләр куела. Кечерәк биләмә идарәчеләре сөйургал алу хокукына ия була. Олыс идарәчеләре әмир яки олыс бәге, кечерәк берәмлекләр башлыклары төмәнбашы, меңбашы, йөзбашы, унбашы дәрәҗәсендә була. Алар үз биләмәләрендә мәхкәмәче, салым җыючы, гаскәр туплаучы һәм ул гаскәри берәмлекнең башлыгы вазифаларын үтиләр.

Алтын Урда биләмәсендә бердәм транспорт системасы – ям тоту, ям йөрү тәртибе кертелә, һәр юнәлештә ямчылар авыл-станцияләре барлыкка китерелә.

Вассаллык хәлендә булган кайбер биләмәләр (Идел буе Болгары, рус кенәзлекләре һ.б.), Алтын Урда ханнары тарафыннан идарә ителсәләр дә, турыдан-туры Монгол империясе бөек каганына (ханына) буйсынган булып саналган. Бу төбәкләрдә (Идел буе Болгары, рус кенәзлекләре һ.б. яңа яуланган илләр) 1257–1259 елларда хан идарәсен ныгыту, салым-ясак җыю һ.б. вазифаларны үтәү (ям тоту, хәрби бурыч үтәү һ.б.) тәртибен булдыру ниятеннән чыгып, вассаллык буйсынуындагы өлкәләрдә халык санын исәпкә алу үткәрелә, баскаклык тәртибе урнаштырыла (кара: Баскак).

XIII йөз уртасы – XIV йөз

Шушы гамәлләр Алтын Урдага 1250 еллар ахырыннан бөек каганнан беркадәр бәйсез булу мөмкинлеген тудыра. Бәркә хан чорында сугылган акчаларда Җүчи нәселе тамгасы кулланыла башлый. Мәнгу Тимер хан идарә иткән елларда Алтын Урда дәүләте бөек каганга буйсынудан туктый, хан исеме язылган үз акчасын сугуга керешә.

1269 елда Җүчи, Чагатай һәм Үгәдәй олысы ханнары корылтае була, анда бу олыс биләмәләре тәмам тәгаенләнә, шул рәвешле Монгол империясенең таркалуы канунлаштырыла.

XIII йөз ахырында Ак Урдада 2 сәяси үзәк барлыкка килә: Кара диңгез төбәгенең төньяк өлешендә бәкләр бәге Нугай бәк идарәсе өстенлек итсә, Идел буе өлкәләре Тукта ханга буйсына. Капма-каршы торыш XIII–XIV йөзләр чигендә Тукта ханның җиңүе белән тәмамлана.

1310–1311 елларда Тукта хан Алтын Урдада олыслар белән идарә итү, шул исәптән акча берәмлекләрен тиңләштерү (унификацияләү) реформалары үткәрә.

Алтын Урдада югары хакимият Җүчиләр кулында кала. 1360 елга кадәр тәхет биләүчеләр Бату хан нәселеннән, шуннан соң Тука Тимер хан нәселеннән (өзеклекләр белән 1502 елга кадәр) була.

Шибан нәселе варислары Күк Урдада һәм Урта Азия өлкәләрендә тәхет билиләр.

1313 елдан башлап Алтын Урда тәхетенә фәкать Җүчи токымыннан чыккан, мөселман динендәге кеше генә утыра алган.

Идарә системасы

Алтын Урда ханнары формаль рәвештә ил-дәүләт белән ялгызы хакимлек итүче (монарх) дәрәҗәсендә булган, әмер, фәрманнар хан мөһере куелгач игълан ителгән, җомга һәм бәйрәм намазлары вәгазьләрендә (хөтбәләрдә) хан исеме беренче булып телгә алынган.

Хан карамагында идарә эшләрен башкару дүрт идарәче ыруг вәкилләреннән торган диванга йөкләнгән. Алтын Урдада төп идарәче ыруглар: Ширин (Шырын), Барын, Аргын, Кыпчак була. Башка монгол һәм төрки ыруглары аларга буйсына. Диван башлыгы булган вәзир, бәкләр бәге җитәкчелегендә дәүләт белән идарә итү эшләре башкарылган.

Олуг карачы бәк вазифасына тышкы һәм эчке сәясәт, мәхкәмә эшләре кергән, ул шулай ук гаскәр башлыгы саналган.

Җитди мәсьәләләр хәл ителгәндә (тәхет варисын билгеләү, тәхеттән төшерү, сугыш игълан итү, хан нәселе вәкилләренең гаилә кору мәсьәләсен карау һ.б.), башка төрки һәм монгол дәүләтләрендәге кебек үк, югары дәрәҗәле аксөякләр корылтае җыелган. Корылтайларда гадәттә 70 ләп кеше – олыс әмирләре, ыруг башлыклары һ.б. катнашкан. Алтын Урда тарихының төрле дәверләрендә дәүләт-хакимият эшләре барышына корылтайлар йогынтысы төрлечә булган.

Аксөякләрнең дәрәҗәсе, социаль хәле җир биләмәсенә хуҗа булу хокукына яисә күпме салым җыюына карап билгеләнгән (сөйургаллык яки тарханлык хокукы).

Социаль катламнар

Алтын Урда дәүләтендә иң югары дәрәҗәле аксөякләр катлавына карачы бәк һәм олыс бәкләре, хан варислары (углан, солтан), әмирләр, бәкләр һәм дан казанган хәрбиләр – баһадирлар (батыр) һ.б. кергән.

Җирле административ-хакимият вазифаларын даруга бәкләре (кара: Даруга) башкарган.

Дәүләткә һәм җирле феодалга салым түләүчеләр кара халык булган. Салымның төп төре – ясак; җир биләмәсе күләменнән, җан башыннан чыгып түләнә торган төрләре (хәрәҗ, тамга-тырнак һ.б.), төрле йөкләмәләр үтәү, гаскәр тоту һ.б. салымнар, ям тоту салымы (илче-кунак) да булган.

Дин тотуга бәйле салым төрләре Алтын Урдада мөселманнарга карата гошер, зәкят дип, башка диндәгеләр һәм яңа яуланган илдәге төп халык өчен җизйә дип аталган.

Барлык салым төрләренең һәм үтәләсе йөкләмәләрнең саны 16 га җиткән чаклар да булган. Аларны җыю яисә үтәлешен күзәтү өчен унга якын төрле дәрәҗәдәге эш башкаручы билгеләнгән. Буйсындырылган өлкәләр халкы ясак-салымнарны хан файдасына (мәсәлән, рус кенәзлекләрендә «урда салымы») һәм үз феодалларына түләргә, гаскәр тоту, ям йөртү йөкләмәләрен үтәргә тиеш булганнар.

Гаскәр

Алтын Урда дәүләте гаскәре турыдан-туры ханга буйсынган, ул югары дәрәҗәле аксөякләрнең гаскәри берәмлекләреннән, олыс һәм шәһәр бәкләре алай-дружиналарыннан һәм союздаш ил-дәүләт гаскәреннән тупланган (чама белән аның саны сугыш очрагында 250 мең кешегә кадәр җиткән).

Армиянең төп көчләре аксөякләрдән тупланган хәрби җитәкчеләр, даими рәвештә хезмәт итүче гаскәриләрдән (нигездә авыр дирбия-кораллы атлылар) торган (аларның саны 50 мең чамасы була). Җәяүле сугышчылар башлыча ярдәмчел бурыч үтәүчеләр саналган.

Сугыш-яу барышында авыр кораллы атлы гаскәр башлап һөҗүм итүче көч була. Җиңел коралланган атлы гаскәр, уклардан атып, аңа ярдәм итә, дошман сафларын ерактан торып юк итүдә катнаша.

Кальга-ныгытмаларны саклаганда утлы корал кулланылган. Дошманга һөҗүм итү вакытында төрле стратегик манёврлар, ялган чигенү һәм дошман гаскәрен кинәт урап, камап алу ысуллары гамәлдә булган.

Алтын Урда гаскәре сугышчылары бик чыдам, көнкүрештә талымсыз булалар, үз кирәк-яракларын үзләре табалар. Ерак араларга йөргәндә һәр җайдакның өстәмә аты булу юл йөрүне тизләтә, гаскәрнең манёврлар ясау мөмкинлеге арта.

Алтын Урда гаскәренең иң уңышлы зур сугыш-бәрелешләре түбәндәгеләр:

  • әмир Нәвруй җитәкчелегендә Владимир кенәзе Андрей Ярославовичның көчләрен Переяславль шәһәре янында җиңү (1252),
  • Борындай баһадир гаскәренең Сандомир шәһәрен яулап алуы (1259),
  • Бәркә хан җитәкчелегендә Терек елгасы буенда Һулагу илһан (Иран) көчләрен тармар итү (1263),
  • Тукта ханның Кунаклык янында Нугай бәк көчләрен җиңүе (1300),
  • Җанибәк хан җитәкчелегендә Иранның өлкә үзәге булган Тәбриз шәһәрен яулап алу (1358),
  • Мамай мирза белән Мәскәү кенәзе Дмитрий Донскойның берләштерелгән көчләренең Болгар шәһәрен яулап алуы (кара: Болгарга 1376 елгы яу),
  • Куликово кыры сугышы,
  • Туктамыш ханның (1382) һәм Идегәй мирзаның (1408) Мәскәү шәһәрен яулап алулары,
  • Туктамыш хан белән Аксак Тимер әмир гаскәрләре арасындагы 2 зур сугыш (кара: Кондырча буендагы сугыш, 1391; Терек елгасы буендагы сугыш, 1395),
  • Идегәй бәк җитәкчелегендәге гаскәрнең Литвага барып сыенган Туктамыш хан белән Литва бөек кенәзе Витовтның берләштерелгән көчләрен Бурсыклы елгасы буенда җиңүе (кара: Бурсыклы (Ворскла) елгасы буендагы сугыш, 1399),
  • Олуг Мөхәммәд ханның Биләү шәһәре янында бөек кенәз Василий II нең гаскәрен тармар итүе (кара: Биләү (Белёв) янындагы сугыш).

Шәһәрләр

Алтын Урда дәүләтендә 30 дан артык эре шәһәр булуы мәгълүм:

  • Днестр буенда – Ак Кирмән, Иске Шәһәр;
  • Кырымда – Кырык Ир, Кырым (Иске Кырым);
  • Урта Идел буенда – Болгар, Җүкәтау, Иске Казан, Казан, Кашан, Мухша;
  • Иделнең түбән ягында – Үкәк, Сарай әлҖәдид, Сарай әл-Мәхрусә, Бәлҗәмин, Хаҗитархан;
  • Дон елгасы буенда – Азак;
  • Төньяк Кавказда – Маҗар, Дәрбәнт;
  • төньяккөнчыгыш Каспий буенда – Сарайчык;
  • Харәземдә – Үргәнеч (Күнә Үргәнеч);
  • Арал буенда – Җәнд, Сыгнак, Утрар, Сүрән һ.б.

Болардан кала 150 ләп кече кала-шәһәр төрле олыс, әмирлек, феодаль берәмлекләрнең административ хакимият үзәкләре була, аларда дини оешмалар, һөнәрчелек остаханәләре, сәүдә итү урыннары эшли. Ул шәһәрләр белән әмирләр һәм хакимнәр идарә итә. Шәһәрләр тирәсендә иген игеп, җир эшкәртеп көн күрүче утрак тормышлы халык яши.

Хуҗалык тармаклары

Алтын Урда шәһәрләрендә, бигрәк тә эреләрендә, күн әйберләр җитештерү, агач эшкәртү һ.б. төр һөнәрчелек тармакларыннан тыш, тимер кою-эшкәртү, корал җитештерү белән дә шөгыльләнгәннәр; балчыктан, пыяладан кирәк-ярак ясау, зәркәнчелек һөнәрләре дә алга киткән була.

Йорт диварларын бизәү-матурлау, металл әйбергә басма бизәкләр төшерү, затлы ташларны уеп-чокып һәм шомартып эшкәртү сәнгате киң таралыш ала. Сәнгать өлкәсендә Урта Азия, Идел буе һәм Якын Көнчыгыш халыклары традицияләре бер-берсе белән бәйләнештә үсә (кара: Алтын Урда сәнгате).

Хуҗалык тармагында сәүдә күренекле роль уйный. Алтын Урда Европа, Якын Көнчыгыш һәм Көнчыгыш илләре белән сәүдә элемтәләре тота. Шулай ук Кытай һәм Һиндстан белән Көнбатыш Европа илләре арасындагы әһәмиятле транзит сәүдә юллары да Алтын Урда биләмәсе аша уза (ефәк тукымасы, җиләк-җимеш, тәмләткечләр һ.б.).

Алтын Урдадан чит мәмләкәтләргә ашлык, затлы җәнлек тиреләре, төрле күн эшләнмәләре, коллар һәм терлек сатуга озатыла. Алтын Урда товарлары Көнбатыш Европа, шул исәптән Урта диңгез буе сәүдәсен үз кулында тоткан Италия базарларына, Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия, Көнчыгышның мөселман илләренә (аеруча токымлы юртак атлар) чыгарыла.

Алтын Урдага затлы бизәлеш, көнкүреш әйберләре, кыйммәтле кораллар, затлы тукымалар, тәм-том һәм тәмләткеч әйберләр кайтарыла.

Сәүдә үзәкләре булган күпчелек шәһәрләрдә төрле илләрдән килгән сәүдәгәр һәм һөнәр ияләренең үз җәмгыятьләре, яһүдиләр, әрмәннәр, греклар, итальяннар бистәләре була (мәсәлән, Шәһри Болгарда Әрмән колониясе). Грек-итальян колонияләре һәм аерым шәһәр-республикаларның сәүдә җәмгыятьләре Алтын Урданың Кара диңгез буенда урнашкан була (мәсәлән, Кафа, Судак шәһәрләрендә җәнүизләр (Генуя сәүдәгәрләре), Азак шәһәрендә венецианнар колонияләре һ.б.). Бу утрак сәүдә колонияләре эшчәнлеге Алтын Урда дәүләте белән килешенеп башкарыла.

Беренче башкала

XIV йөзнең беренче чирегенә кадәр Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Иделнең түбәнге агымында Бату хан тарафыннан төзелгән Сарай әл-Мәхрусә шәһәре була, ул эре икътисади, дини-рухани, сәяси һәм сәүдә үзәге санала. Баштарак шәһәр фәкать административ үзәк вазифасын үти. Аннары анда яшәүче халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен башкалага төрле тарафлардан тәҗрибәле һөнәрчеләр килеп төпләнә.

Халык саны арту һәм сәүдәнең җанлануы шәһәрнең үсүенә китерә, XIV йөзгә кергәндә ул эре башкалага әверелә (бистәләре белән бергә гомуми мәйданы 36 км2 га җитә). Чыганакларда күрсәтелгәнчә, анда 75 мең чамасы кеше яшәгән.

Шәһәрдә бер-беренә сыенып, тыгыз утырган йортлар, аксөякләрнең кала читендәге бай утар-сарайлары һәм иркен җимеш, яшелчә бакчалары булган. Аның күренеше һәркемне сокландырган. Шәһәр урам-йортларының төзеклеге, уңайлыгы белән дә аерылып торган: йортларга суүткәргечләр, канализация торбалары үткәрелгән. Сарай-өйләрнең күпчелеге яндырылмаган кирпеч кулланып эшләнгән.

Алтын Урда шәһәрләре хәрабәләрен тикшерүче археологлар һөнәрче остаханәләренә еш юлыгалар. Ул шәһәрләрдә, гадәттә, аерым һөнәр ияләре тупланып, үз һөнәрдәшләре белән бер мәхәллә хасил итеп урнашканнар.

Икенче башкала

XIV йөзнең беренче чирегендә Алтын Урданың башкаласы Үзбәк хан төзеткән Сарай әл-Җәдидкә күчерелә. Хан сарае тулаем Үзбәк хан улы Җанибәк хан заманында сафка баса.

Шәһәр бик тиз үсеп китә. Анда затлы өйләр, гыйбадәт йортлары төзек урам рәвешендә урнашкан була. Аксөякләрнең сарай-утарлары бер тирәдәрәк – каланың көньяк-көнчыгыш өлешендә төзелә; һөнәрче бистә-мәхәлләләре калкып чыга.

1360 елларга кадәр Алтын Урда шәһәрләре кальга-кирмәннәр белән уратып алынмый.

Алтын Урда дәүләте халкының төп шөгыльләре

Алтын Урда дәүләте халкының төп шөгыле: игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, балык тоту һәм чолыкчылык. Тары, арыш, бодай, арпа, карабодай, борай игелә, төрле-төрле яшелчә, бакча җимешләре үстерелә. Үз кирәкләреннән тыш, ашлык чит илләргә сатуга да чыгарыла.

Алтын Урда биләмәсенең зур өлеше далалы җирләргә туры килгәнлектән, анда яшәүчеләрнең күпчелеге күчмә терлекчелек белән шөгыльләнә. Терлекчелектә ат һәм сарык үрчетүгә өстенлек бирелә. Мал көтүләре белән күченүләр язын көньяктан төньяк тарафка, көзен-кышын төньяктан көньякка таба оештырыла торган була.

Халыкның этник составы

Җүчи Олысының әкренләп Көнбатыш Себер, Арал диңгезе буйларыннан Көнчыгыш Европага таба киңәя баруы нәтиҗәсендә элек ул җирләрдә яшәгән кимәк-кыпчак кабиләләре берләшмәләре таркала, халкы яулап алына. Шул рәвешле Алтын Урда халкының этник-социаль халәте һәм дини-рухи мәсләге шактый үзгәрә, төрлеләнә.

Яуланган кабиләләр аксөякләренең бер өлеше юк ителә, икенче бер өлеше яулаучыларга кушылып китә. Алтын Урданың төп халкы көнчыгыштан килгән монгол, төркиләр булып, алар яуланган төрки кыпчак, кимәк һәм фин-угырларның күпчелеген ассимиляцияли. Шул дәвердән башлап Евразия халыклары арасында әйдәп баручы халык булып татарлар (төрки-монголлар) таныла.

Соңрак Чыңгызыйлар гореф-гадәтләрен һәм ислам дине йола-традицияләрен берләштергән аксөякләрнең яңа этник-мәдәни үзаңы формалаша, татар исеме белән танылган этник-сәяси җәмгыять барлыкка килә. Алар нигездә мөселманлашкан төркиләр һәм монголлардан булып, Җүчиләргә карата вассаллык бәйләнешендә калалар. Татар этнонимын йөрткән бу катлауга яу белән килгән төрки-монголлардан тыш, яңа яуланган җирләрдә элек-электән утрак тормышта яшәгән Болгар бәклеге, Харәзем ханлыгы халкы һәм өлешчә рус кенәзлекләре аксөякләре, күчмә кимәк-кыпчаклар һ.б. кергән.

Идел буенда һәм Кара диңгезнең төньяк яры буенда утрак тормышта яшәүчеләр үзләрен тоткан диннәренә бәйле рәвештә «мөселман» дип тә йөрткәннәр.

Алтын Урда дәүләте таркалган чорда (XV йөзнең 1 нче яртысы) яңа этник-сәяси җәмгыятьләр оеша. Яңа җирле үзатамалар барлыкка килә, әмма төрки-мөселман аксөякләрнең төп политонимы рәвешендә «татар» атамасы кала. XV–XVI йөзләрдә оешкан татар дәүләтләрендә (Әстерхан, Казан, Касыйм, Себер ханлыклары, Олы Урда һәм Нугай Урдасы) бу атама киң таралыш ала.

Тел

Монголлар явына чаклы булган төрки сөйләм теле зур үзгәрешләр кичерми. Алтын Урда дәүләтенең рәсми һәм көндәлек сөйләм теле – төрки тел. Соңрак шул җирлектә әдәби тел – Идел буе төрки теле барлыкка килә. Шул иске әдәби төрки телдә Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Мәхмүд әс-Сараи әл-Болгариның «Нәһҗ әл-фәрадис», Сәйф Сараинең «Китаб-е Гөлстан би-т төрки» кебек әсәрләре иҗат ителә.

Идел буе төрки әдәби теле Көнчыгыш Европада XIX йөз урталарына кадәр гамәлдә була. Алтын Урда дәүләтендә баштарак монгол теле, рәсми дәүләт теле буларак, эш кәгазьләрендә һәм илчелек ихтыяҗларында кулланыла. XIV йөзнең 2 нче яртысыннан ул төрки телгә алыштырыла. Шулай ук дини, фәлсәфи һәм кануни өлкәләрдә – гарәп, шигърият дөньясында фарсы телләре дә кулланылышта була.

Дин

1313 елдан ислам дине рәсми дәүләт дине дип игълан ителә, Алтын Урда халкының этник-мәдәни яктан якынаюында бу үзгәреш зур роль уйный. Шушы тарихи-мәдәни һәм этник процесслар нәтиҗәсендә үзләрен аерым этнослар мәдәниятеннән өстен куйган хәрбиләр һәм югары дәрәҗәле хезмәткәрләр даирәсе оеша. Чыңгызыйлар гореф-гадәтләрен һәм ислам дине йола-традицияләрен берләштергән аксөякләрнең этник-мәдәни үзаңы формалаша.

Алтын Урда дәүләтенең беренче ханнары Тәңрегә табыналар, нәсари (христиан) диненә күчүчеләре дә була. Бәркә ханнан башлап алар нигездә ислам динен тоталар. Аксөякләр арасында мөселманнар һәм Будда динен тотучылар күпчелекне тәшкил итә. Яңа яуланган болгар бәклекләре, Харәзем ханлыгы халкы нигездә мөселман була. XIV йөзнең ахырларына ислам дине дәүләтнең барлык халкы арасында киң тарала.

Алтын Урдада ислам дине башында Сәедләр нәселе вәкиле торган. Руханилар катлавы түбәндәге тәртиптә төзелгән: аерым өлкә-төбәк мөфтиләре, мөхтәсибләр, казый, шәех, мулла, имам, хафиз һ.б. Алар халыкка дин кагыйдәләрен өйрәткән, вәгазьләр сөйләгән, дини йолалар башкару тәртибен билгеләгән һәм мөселманнарның гореф-гадәтләр үтәүгә, мал бүлешүгә кагылышлы мәхкәмә эшләрен хәл иткән. Мәктәп-мәдрәсәләр тоту, укыту эшләренә дә алар җитәкчелек иткән.

Алтын Урда биләмәсенә кергән җирләрдә 10 меңнән артыграк мәчет биналары хәрабәләре табыла. Мәсәлән, мәчет калдыклары яки борынгы мәчетләр Болгар, Алабуга, Сарай әл-Мәхрусә (хәзерге Селитренный авылы), Солхат (Иске Кырым), Үргәнеч шәһәрләре, Водянск, Югары Җулат (Татарупск), Кучугур, Иске Орхей шәһәрчекләрендә һ.б. урыннарда бар. Мәчетләр янәшәсендә мәктәп-мәдрәсә, хастаханә, кунакханә (ханәкә) биналары калдыклары да урнашканы мәгълүм.

Идел буе өлкәләрендә ислам динен халыкка таратуда суфиларның мәгълүм тарикатъ-җәмгыятьләре (мәсәлән, Кубравийа, Ясәвия) әһәмиятле эш башкарган. Кайбер урыннарда аларның үз мәчетләре һәм ханәкәләре өстенлек иткән.

Алтын Урда дәүләтендә дин тоту иреге булган. Мөселманнар белән янәшә мәҗүсиләр һәм христиан диненә табынучылар яшәгән һәм аларның дини йола үтәү урыннары дәүләт тарафыннан сакланган. Алтын Урда ханнарының, мәс., христиан дине руханиларына, чиркәү һәм монастырьларга карата чыгарылган махсус карар-фәрманнары мәгълүм. Алар салым һ.б. төр бурыч үтәүдән азат ителгәннәр. Шундый ук хокукка әрмән динен тотучы монофизитлар, католиклар һәм яһүд динен тотучылар да ия була. Барлык дин оешмаларының үз җир биләмәләре, милекләре һәм вакыфлары булган.

Мәдәният

Алтын Урда дәүләте алдынгы мәдәният һәм сәнгатькә ия (кара: Алтын Урда культурасы, Алтын Урда сәнгате). Күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләрдә дин нигезләре укытыла, гомуми белем бирелә. Мәдрәсәләрдә китаплар туплана, китап күчереп язу, хаттатлык эшчәнлеге киң таралыш ала.

Алтын Урда халкының гыйлемлелеген йорт-җир кирәк-ярагында еш очраган язмалар һәм эпитафияләр дә исбатлый. Рәсми тарих фәненең үсеш алуы тарихи хезмәтләрдә («Чыңгызнамә», Рәшидеддиннең «Җамигъ әт-тәварих»ы), кайбер идарәчеләргә караган шәҗәрә язмаларында һәм риваятьләрдә чагыла.

Төзелеш һәм архитектура тармагында да зур казанышларга ирешелә. Төзелештә табигый ташлар, кирпеч кулланыла, таш-кирпечкә чокып бизәк төшерү ысулы еш файдаланыла (кара: Эпиграфика ядкәрләре). Декоратив-гамәли сәнгать, халык иҗаты алга киткән була.

Тышкы сәясәт

Тышкы сәясәттә Алтын Урда дәүләте XIII йөз урталарына кадәр Көнбатыш илләренең җирләрен яулауга, Кече Азия белән Кавказ аръягыннан узган сәүдә-кәрван юлларын үзенә буйсындыруга зур әһәмият бирә. Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа ил-мәмләкәтләре дә Алтын Урда ханнарының хәрби һәм дипломатик басымын даими тоеп яшиләр.

1243 елда Алтын Урда гаскәре Галиция-Волын кенәзлегенә яу белән бара, яу кенәз Даниил Романовичның Бату ханга вассаллык буйсынуын тануы белән тәмамлана. Ләкин әле ул тулы буйсыну булмый. 1250 елларда Хурумша белән Борындай баһадир җитәкчелегендә Алтын Урда гаскәре Галиция-Волын кенәзлегенә, Польша белән Литва илләренә һөҗүм итә. Аеруча Борындай баһадир җитәкчелегендәге 1254 елгы яу Польша дәүләте белән Көньяк-Көнбатыш рус кенәзлекләре өчен аяусыз була, байтак торак пунктлар талана, каршылык күрсәткән Сандомир шәһәре яндырыла. Шушы яулардан соң Алтын Урда дәүләтенең көнбатыш чикләре Прут елгасы һәм Карпат таулары белән билгеләнә.

Нугай бәк җитәкчелегендә башкарылган яулар (1275, 1277, 1280, 1286, 1287) Балкан төбәге илләре белән Польшаның вассаллык буйсынуын ныгыту һәм хәрби йолым, ясак түләүләр белән тәмамлана.

XIII йөз ахырында Кавказ аръягы ил-өлкәләрен үз йогынтыларына алу өчен Алтын Урда белән Һулагу Олысы (Иран) арасында көрәш башлана. Кара диңгез аша Көнбатыш илләренә корабларда турыдан-туры сәүдә юлы һәм, димәк, дипломатия юлы үтә. Шуңа хуҗа булу өчен монголларның ике олысы арасында барган бу көрәшкә Византия дәүләте дә һулагулар ягыннан торып катнаша.

Кавказ алды һәм Кавказ аръягында ике якның сугышлары 1262 елда башлана һәм 1390 елларга кадәр дәвам итә. 1269 да Нугай бәк һулагулар союздашы булган Византия җиренә бәреп керә, башкаласы Константинопольне камап тора, Болгарияне вассаллык тәртибендә Алтын Урда га буйсындыра.

Кавказ аръягындагы Нахичевань, Марага, Тәбриз шәһәрләре Бөек Ефәк юлының зур сәүдә үзәкләре һәм Якын Көнчыгыш илләрен яулау өчен плацдарм булып хезмәт итә. Шунлыктан монда зур яу-сугышлар кабатланып тора.

1263, 1265 елларда Бәркә хан белән Нугай бәкнең берләштерелгән гаскәре Һулагу көчләрен җиңә, ә 1267 елда Нугай гаскәре Шәмаха шәһәре янәшәсендә җиңелә.

1269 елда Фәластиннең Айн Җәлүт шәһәре янында Һулагу гаскәрен Мисыр идарәчесе мәмлүк Бәйбарс җиңә. Сугыш бер якка да хәлиткеч өстенлек китерми.

Һулагу һәм аның варислары (Иран илһаннары), аларга союздаш булган Византия һәм Фәластиндагы нәсари (христиан) корольлекләре белән көрәш барышында Алтын Урда дәүләте мәмлүкләрнең Мисыр дәүләте һәм төрек-сәлҗүкләр берләшмәсе белән үзара арадашлык-булышлык мөнәсәбәтләренә керә, халыкара сәясәттә мөһим адым ясала.

Алтын Урданың Византия белән үзара илчелек мөнәсәбәтләре исә ара-тирә яу-сугышларга китерә. 1290 елда Мәнгу Тимер ханның, 1318–1319, 1325, 1335 елларда Үзбәк ханның Византия җирләренә һөҗүм итүләре мәгълүм.

Алтын Урданың иң куәтле, барлык өлкәдә уңышка ирешкән чоры Үзбәк һәм Җанибәк ханнар идарә иткән елларга туры килә. Бу елларда илдә икътисади тотрыклылык, үсеш күзәтелә, ханлык белән идарә итү ысуллары камилләштерелә, үзәк хакимият ныгый, чик буйларында тынычлык урнаша.

Гаскәр көчле була. Армия башлыча аерым җир биләмәләренә ия булган олыс, өлкә аксөякләренең гаскәри берәмлекләреннән туплана. Бу елларда Алтын Урда Көнчыгыш Европада һәм Әзәрбайҗанда хәрби җиңүләргә ирешә.

Тәхет чуалышлары

Үзбәк хан оныгы Бирдебәк ханның кыска вакытлы идарәсеннән соң башланган һәм 20 елга сузылган тәхет чуалышлары (кара: Алтын Урдада тәхет чуалышлары), табигатьтәге тискәре үзгәрешләр (берничә елга сузылган корылык, чума авыруы таралуы, Каспий суларының Түбәнге Идел буе өлкәләрен басуы) XIV йөзнең 2 нче яртысында Алтын Урданың озак вакытка көчсезләнүенә китерә. Нәтиҗәдә аерым төбәкләрнең мөстәкыйльлеккә омтылу күренеше көчәя.

Ак Урдада Мамай бәк хакимиятне үз кулына ала, тәхет чуалышлары вакытында башкалада үзе теләгән кайбер ханнарның җиңеп чыгуына ирешә.

Харәземдә Суфилар династиясе идарә итә башлый.

Болгар бәкләре Булат Тимер белән Хәсән 1378–1380 елларда мөстәкыйль рәвештә Мәскәү бөек кенәзе Дмитрий Донской белән Мамайның берләштерелгән көчләренә каршы сугыша.

Туктамыш хан дәвере

1380 елда Күк Урда ханы Туктамыш үз ханлыгы көчләре һәм башкала аксөякләре ярдәмендә Сарай әл-Җәдид тәхетенә утыра, Мамай бәк гаскәрен тар-мар итә, Мәскәүне сугышып алып (1382), рус кенәзлегенең Алтын Урдага элеккечә салым түләп торуына ирешә.

Туктамыш хан идарәчелегендә Алтын Урданың аерым төбәкләре кабат берләштерелә. Үзәк хакимиятне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә башлый. Ләкин ул реформаларны кайбер аксөякләр кабул итәргә теләми.

Туктамыш хан заманында Алтын Урда гаскәренең Аксак Тимер яулары вакытында җиңелүе (1388–1389, 1391, 1395) Күк Урда, Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Кырымның бөлгенлеккә төшүенә китерә.

XV йөз башында Идегәй тарафыннан уздырылган яңа реформалар (акча реформасы һәм дәүләтне ныгытуга юнәлдерелгән башка чаралар) нәтиҗәсендә илдәге эчке киеренкелек вакытлыча гына бетерелә. Ул ханнар исеменнән идарә иткән чорда тышкы сәяси уңышларга ирешелә (1399 елда Бурсыклы елгасы буенда бөек Литва кенәзе Витовт һәм Туктамыш ханның берләштерелгән гаскәрләрен тар-мар итү, 1405 елда Мавәраэннәһергә яу белән бару, 1408 елда Мәскәүне камалышта тоту).

Таркалуы

Туктамыш хан уллары белән сугыш вакытында Идегәй бәк һәлак булгач (1419), Алтын Урдада кабат таркалу башлана; нәтиҗәдә берничә мөстәкыйль татар дәүләте барлыкка килә: Себер ханлыгы (1420), Кырым ханлыгы (1428), Казан ханлыгы (1438). Алтын Урданың Түбән Идел буенда соңгы кыйпылчыгы – Олы Урда саклана.

1502 елда Кырым ханы Миңлегәрәй гаскәрләренең Әхмәд хан варислары гаскәрләрен тар-мар итүе нәтиҗәсендә Олы Урда таркала (шулай ук кара: Нугай Урдасы).

Йогынтысы

Татар милләтенең этник-мәдәни үсеше һәм формалашуында Алтын Урданың йогынтысы зур була. Шулай ук  башкорт, казакъ, нугай, үзбәк (Мавәраэннәһер төркиләре) һ.б. төрки халыкларның тарихы һәм алга китешендә бу дәүләт мөһим роль уйный.

Мәскәү дәүләтенең аякка басып, тернәкләнеп китүендә дә Алтын Урда дәүләтенең йогынтысы сизелерлек була. Дәүләт-хакимият төзелеше, армия, идарә-элемтә эшен җайга салу үрнәге шуннан алына.

Алтын Урда дәүләте ханнары

Җүчи Олысы һәм Алтын Урда дәүләте ханнарының идарә итү еллары:

Җүчи (1208–1227),

Бату (1227–1256),

Сартак (1256),

Улакчы (1256),

Бәркә (1256–1266),

Мәнгу Тимер (1266–1282),

Туда Мәнгу (1282–1287),

Тула Буга (1287–1291),

Тукта (1291–1313),

Үзбәк (1313–1342),

Тәнибәк (1342),

Җанибәк (1342–1357),

Бирдебәк (1357–1359).

Алтын Урдада тәхет чуалышы дәверендә идарә иткән ханнар:

Күлнә (Күлпә) (1359–1360),

Нәүруз (1360),

Хызыр (1360–1361),

Тимер Хуҗа (1361),

Урда Малик (1361),

Абдуллаһ (1361–1370, өзеклекләр белән),

Килдебәк (1361–1362),

Мөрид (1361–1364),

Мирбулат (1364–1365),

Газиз Шәех (1365–1367),

Толынбәк (1370),

Мөхәммәд Бүләк (1370–1380, өзеклекләр белән),

Ырыс (1374–1375),

Чиркәсбәк (1374–1375),

Каганбәк (1375–1377),

Туктакыя (1376–1377),

Гарәбшаһ (1377–1379).

Чуалышлар узганнан соңгы ханнар:

Туктамыш (1380–1397, өзеклекләр белән: 1394–1395 елларда – Таштимер, 1396–1397 елларда – Коерчак),

Тимер Котлыгъ (1397–1399),

Шадибәк (1399–1407),

Булат Солтан (1407–1410),

Тимер (1411),

Җәләлетдин (1411–1412),

Кәримбирде (1413),

Кибәк (1413–1414),

Чокрый (1413–1416),

Җаббарбирде (1416),

Дәрвиш (1416–1419),

Кадыйрбирде (1419),

Олуг Мөхәммәд (1420–1437, өзеклекләр белән: 1420–1438 елларда – Гыясетдин, 1420–1424 тә – Ходайдат, 1422-27 дә – Баракъ, 1433-35 тә – Хаҗигәрәй).

Алтын Урда дәүләте таркалган дәвердә идарә иткән ханнар:

Сәед Әхмәд (1433–1455),

Кече Мөхәммәд (1433–1459),

Әхмәд (1459–1481),

Мортаза (1481–1494),

Сәед Әхмәд II (1485–1502),

Сәед Мөхәммәд (1485–1502),

Шәех Әхмәд (1491–1502).

Чыганаклар

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды: в 2 т. М.-Л., 1941.

Путешествия в восточные страны Плано Карпини и Рубрука. М., 1957.

Рашид ад-Дин. Сборник летописей: В 3 т. М. – Л., 1960.

Полное собрание русских летописей. М., 1965. Т. 1–5, 15, 18.

Барбаро и Контарини о России. Л., 1971.

Поло М. Книга Марко Поло. А.-А., 1990.

Утемиш-хаджи. Чингиз-наме. А.-А., 1992.

Григорьев А.П., Григорьев В.П. Коллекция золотоордынских документов XIV века из Венеции. СПб., 2002.

Әдәбият

Саблуков Г.С. Очерк внутреннего состояния Кыпчакского царства. Казань, 1895.

Насонов А.Н. Монголы и Русь (История татарской политики на Руси). М. – Л., 1940.

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом (XIII–XIV вв.). М., 1966.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Кочевники Восточной Европы под властью золотоордынских ханов. М., 1966.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Греков И.Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды (на рубеже XIV–XV вв.). М., 1975.

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. Казань, 1979.

Григорьев А.П. Золотоордынские ханы 60–70-х годов XIV в.: хронология правлений // Историография и источниковедение истории стран Азии и Африки. Л., 1983. Т. 7.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в 13–14 вв. М., 1985.

Из истории Золотой Орды. Казань, 1993.

Трепавлов В.В. Государственный строй Монгольской империи XIII в. Проблема исторической преемственности. М., 1993.

Газиз Г. (Губайдуллин Г.С.). История татар. М., 1994.

Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань, 1994.

Фахретдин Р. Ханы Золотой Орды. Казань, 1996.

Кульпин Э.С. Золотая Орда. Проблемы генезиса Российского государства. М., 1998.

Малов Н.М., Малышев А.Б., Ракушин А.И. Религии в Золотой Орде. Саратов, 1998.

Кляшторный С.Г., Султанов Т.М. Государства и народы Евразийских степей. Древность и средневековье. СПб., 2000.

Измайлов И.Л. Ислам в Золотой Орде // Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье. История и современность. Казань, 2001.

Крамаровский М.Г. Золото Чингисидов: культурное наследие Золотой Орды. СПб., 2001.

История татар: в 7 т. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. Том III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в.

Золотая Орда: библиографический указатель / автор-составитель И.М. Миргалеев; отв. ред. Э.Г. Сайфетдинова. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2013. 412 с.

Spuler B. Die Goldene Horde. Die Mongolen in Russland. Lpz., 1943.

Schamiloglu U. The Qaraci byes of the later Golden Horde: Notes on the Organization of the Mongol World Empire // Archivum Eurasiae medii aevi. 1984. Vol. 4.

Halperin Ch. J. Russia and the Golden Horde. The Mongol Impact on Medieval Russian History. Bloomington, 1985.

Автор – И.Л. Измайлов