Тарихы

1649 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары (лашман хезмәтен үти) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегү кәсебе тарала. Музыкантлар буларак (скрипка һәм гармунда уйныйлар) аларны күрше авылларга чакыралар.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1602 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Чыты авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елга кадәр авылда “Труд”, “Чулпан” колхозлары (1956 елда авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Иске Йорт авылы да керә) оештырыла.

1958 елда алар “Знамя Ленина” колхозына (авылда үзәк утар урнаша) берләштерелә. 1997–2006 елдан “Чыты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп, 1936 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1988 елда – урта, 2017 елда – тулы булмаган урта мәктәп (1981 елдан яңа бина) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршысында “ Туган ягым” туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Г.Г.Галиәхмәтова) эшли.

Авылда китапханә (1944 елдан уку өе, клуб, авыл советы, почта бүлекчәсе, колхоз идарәсе белән бергә урнашкан, 1952 елдан аерым бинада, 1961 елда клуб белән берләшә, 1963 елдан аерым бинада, 1970 елдан яңа мәдәният бинасында), мәдәният йорты (1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Мәүлә Колый исем. мәчет (1985 елдан) бар.

2005 елдан мәдәният йорты каршында “Мунча миче” театраль коллективы эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Чыты туктаулыгы (Казан яны культурасы),
  • Чыты авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре),
  • Чыты каберлеге (Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары болгар ядкәре, якынча XV йөз),
  • Чыты I табылдыгы (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер),
  • Чыты II табылдыгы (бронза чоры),
  • Чыты I табылдыгы (бронза чоры),
  • Чыты II табылдыгы (Алты Урда чоры болгар ядкәре) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Мәүлә Колый (1630 еллар – башка чыганаклар буенча XVIII йөз башы, Колай авылында туган) – суфи-шагыйрь, дин эшлеклесе, авылда аның хөрмәтенә киләчәк буынга нәсыйхәт язылган таш плитә (2022 елда) куела.

Халык саны

1782 елда – 122 ир заты;
1859 елда – 783,
1897 елда – 1213,
1908 елда – 1573,
1920 елда – 1371,
1926 елда – 1119,
1949 елда – 878,
1958 елда – 979,
1970 елда – 937,
1979 елда – 693,
1989 елда – 555,
2002 елда – 495,
2010 елда – 483,
2020 елда – 459 кеше (татарлар).