Эчтәлек

Тәңренең яшәү урыны күк дип санала.

«Тәңре» атамасы Урта Азия халыкларының борынгы мифологик фондына карый, мөгаен, әле хунну телендә дә яшәгәндер; байтак тәңгәллекләргә ия: монгол телендә тәнгери, төрекләрдә – танри, хакасларда – тигир, чуашларда – тура, якутларда – тангара.

Дәүләтләр, халыклар, кеше язмышлары белән идарә итүче, аерым зат итеп каралмаган, ирләр башлангычыннан булган илаһ.

Тәңре каһанның яклаучысы була; аны зирәклек һәм хакимлек сәләте белән бүләкли.

Тәңре хөрмәтенә яз ахырында махсус урыннарда (кагыйдә буларак, тау башындагы изге каен янында) сарык, тай чалына. Корбан чалу йоласы вакытында мул уңыш, сәламәтлек, бәхет сорап ялварганнар.

Исламга кадәрге чор болгарларында утка, кояшка, суга, борынгы бабалар рухына һ.б. табынганнар, Тәңре аллалар пантеонының таҗы булган.

Болгарлар 922 елда ислам дине кабул иткәннән соң да, мәҗүси ышанулар юкка чыкмый. Алар, яңа дини системага кереп, халыкның рухи мәдәниятен формалаштыруга йогынты ясыйлар.

Тәңре культының эзләре халык йолаларында хәзер дә саклана.

«Тәңре» сүзе татарларда Аллага мөрәҗәгать итүнең бер формасы буларак яшәп килә («Аллаһ» сүзенең синонимы).

Шулай ук кара: Мәҗүсилек.

Әдәбият

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.–Л. 1951.

Алексеев Н.А. Ранние формы религии тюркоязычных народов Сибири. Новосибирск, 1980.

Традиционное мировоззрение тюрков Южной Сибири. Новосибирск, 1988.

Безертинов Р.Н. Тэнгрианство – религия тюрков и монголов. Наб. Челны, 2000.

Татары. М., 2001.