Эчтәлек

Ватан сугышы башлангач, император Александр I нең 1812 елның 6 июль манифесты нигезендә Казан губернасында халык ополчениесе оештырыла (кара Казан ополчениесе). 1812 елның 8 июле манифесты нигезендә Казан губернасы ополчениесе Нижгород, Пенза, Кострома, Сембер һәм Вятка губерналары халык ополчениеләре белән бергә өченче округка кертелә. 1812 елның сентябрендә Казан губернасының эчке ополчениесе буенча Хәйрия комитеты оештырыла. «Казанские ведомости» газетасында игъланнар бастырыла, аларда: «үз хәйрияләрен китерергә яисә җибәрергә теләүчеләр иртәдән алып кичкә кадәр теләсә кайсы вакытта Комитетка килә алалар, алар һичбер тоткарлыксыз кабул ителә», – дип күрсәтелә. Татарлар хәйрияләрен җыю өчен үз җыючыларын сайлыйлар. Губерна халкы 346 мең сум (шул исәптән татарлар 10 мең сум) хәйрия акчасы җыя. Моннан тыш, регуляр армиянең ике пехота полкын тоту өчен акча җыела. Зөя өязе крәстияннәре Комитетка 100 пот җиз җыеп китерәләр. Чистай өязе крәстияннәреннән ополчениеләр өчен постау әзерләүгә 200 пот йон алына. Җыелган хәйрия әйберләре арасында шактый күләмдә алтын һәм көмеш әйберләр була.

Ватан сугышы чорында Казан дары заводы һәм Казан постау мануфактурасы продукция җитештерүне шактый арттыралар. Казан Кремле территориясендә туп заводы урнаша, анда зарарланган туплар ремонтлана һәм яңалары коела.

Казанга Мәскәүдән кайбер учреждениеләр: Сенат департаменты, Мәскәү опекуннар советы һ.б., гади халык күчерелә. Казанга барлыгы 30 мең кеше килә. Казанда яшәүчеләр аларны урнаштыруда ярдәм итә.

Казан ополчениесе (татарлардан торган пехота полкы һәм атлы батальон) рус армиясенең Польша, Силезия, Богемия, Саксония территорияләрендәге яуларында катнаша. 1913 елның октябрендә Казан ополчениесе сугышчылары Дрезден өчен сугышларда батырлык күрсәтәләр. Батырлыклары өчен Казан ополченецларының кайберләре орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, югарырак дәрәҗәгә тәкъдим ителә. Бүләкләнүчеләр арасында татар крәстияне Агиев та була, аңа медаль һәм офицер дәрәҗәсе бирелә. 1815 елның февралендә ополчение Казанга кайта.

Ватан сугышында Алабуга шәһәреннән Н.А.Дурова каһарманлык күрсәтә. 1812 елгы вакыйгалар әдәбиятта, халык, шул исәптән татар халык авыз иҗатында («Рус-француз сугышы бәете») чагылыш таба.

Шулай ук кара Татар-башкорт атлы полклары.

Әдәбият  

Апухтин В.Р. Казанское дворянское ополчение 1812-1813-1814 гг. К., 1912;

Славин Н.Ф., Лебедева А.И., Кирсанов С.А. Казанцы в Отечественной войне 1812 года. К., 1942;

Гарзавина А.В. «...Отчизне посвятим души прекрасные порывы!»: Декабристы и Казань. К.,1990.                      

Автор — И.Р.Вәлиуллин