Биографиясе

1919 елның 2 ноября, Казан губернасы, Зөя өязе Күгәй авылы — 2001 елның 26 июле, Казан.

Татар академия театры каршындагы студияне (1938) һәм Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы Татар студиясен (1949) тәмамлый. 1949–1952 елларда Казан яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) татар төркеме һәм Татар академия театры (1950 елдан) актёры. 1952–1969, 1972–1975 елларда Татарстан республика радио һәм телевидениесендә мөхәррир, режиссёр, баш режиссёр; татар әдәбиятын пропагандалауда сизелерлек роль уйнаган күп кенә радиоспектакльләр һәм телевизион спектакльләр куя («Муса», Ш.Маннур һ.б.).

1969 елдан Хөсәенов Әлмәт татар драма театры белән җитәкчелек итә. Аның режиссёрлыгында куелган 30га якын спектакль театрның иҗади үсешенә зур йогынты ясый: «Козы көрпеш һәм Баян сылу» (Г.Мөсрәпов, 1969), «Бишбүләк» (Т.Гыйззәт, 1970), «Анам кыры» (Ч.Айтматов повесте буенча, 1971, 1977; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов, 1971), «Тылсымлы кыз» («Трактирщица», К.Гольдони, 1975), «Кар астында кайнар чишмә» (А.Гыйләҗев, 1976), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев, 1976), «Ай булмаса, йолдыз бар» (Т.Миңнуллин, 1978), «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш, 1979), «Антигона» (Ж.Ануй, 1980), «Ни булган бу ирләргә?» (Ю.Сафиуллин, 1981), «Җанның җиденче тамыры» (А.Гыйләҗев, 1981), «Зөлфия» (К.Әмиров, 1982) һ.б.

1983 елдан Ташкент үзбәк драма театрында эшли.

Теге яки бу спектакльне сәхнәгә куйганда, Хөсәеновның яңа сәнгатьчә чаралар табарга омтылуы, иҗат коллективын үз тирәсенә туплый белү осталыгы татар театр сәнгатен тагын да баета.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — И.И.Илялова