Авылга XVIII йөз башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чуашлар һәм казна хезмәтендәгеләр) Халкының төп шөгыле – кырчылык, мөгезле эре терлек асрау.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1903 елда 30 ир бала, 5 кыз бала укый), 4 тегермән, 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1330 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Түбән Кәчи авылындагы Покров чиркәве приходына карый.

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Успение-Юхмачы волостенда. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Түбән Кәчи авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда “Малалла” колхозы оештырыла, 1958 елдан “Чирмешән” колхозы составында була. 2002 – 2004 елларда “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кооперативы була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1989 – 2017 елларда авылда балалар бакчасы эшли.

Башлангыч мәктәп (Түбән Кәчи төп мәктәбе филиалы), мәдәният йорты (1990 елдан), фельдшер- акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында музей һәм “Шанграв” вокаль ансамбле эшли (1990 елдан җитәкчесе – А.М.Миндрюкова).

Күренекле кешеләре

Ю.И.Петрова (1931 елда туган) – Чабаксар киҗе-мамык комбинатында тукучы, Социалистик Хезмәт Герое, Чуаш АССРның атказанган сәнәгать хезмәткәре, РСФСРның атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать эшлеклесе;

А.И.Родионов (1908 – 1980) – контр-адмирал, хәрби-диңгез фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Тын океан флотындагы су асты көймә бригадасы командиры (1943 – 1945 еллар), Американың “Миссури” линкорында Япония тарафыннан каршылыксыз капитуляция ясау турындагы Актка кул кую вакыйгасында катнаша.

Халык саны

1859 елда – 391,
1897 елда – 654,
1908 елда – 661,
1926 елда – 436,
1938 елда – 390,
 1949 елда – 379,
1958 елда – 345,
1970 елда – 447,
1979 елда – 367,
1989 елда – 247,
2002 елда – 200,
2010 елда – 169,
2015 елда – 178 кеше (чуашлар).