Биографиясе

1930 елның 11 июнендә Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәрендә туган.

В.С.Мерлин шәкерте.

1953 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1959 елдан Һөнәри-техник училищеләрнең үзәк укыту-методика кабинеты каршындагы профессиональ педагогик лабораториясенең Казан филиалында фәнни җитәкче.

1968 елдан Бөтенсоюз профессиональ техник белем бирү фәнни-тикшеренү институтында хезмәт психологиясе бүлеге мөдире (Ленинград), профессор (1970).

1976 елдан Ленинград педагогия институтында психология кафедрасы мөдире.

1983–2003 елларда Мәскәү университетының хезмәт психологиясе һәм инженерлык психологиясе кафедрасы мөдире, психология факультеты деканы (1986–2000).

Хезмәтләре нерв авырулы кешеләрне хезмәт белән дәвалау, кешенең профессиональ эшчәнлеге һәм индивидуаль үзенчәлекләренең үзара бәйләнеше, һөнәри ориентациянең психологик нигезләре, дөньяны күз­аллау рәвеше һәм үзаңның профессиональ эшчәнлеккә бәйле булу проблемаларына карый.

Россия психология җәмгыяте президенты (1994 елдан).

Почёт ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Путь в профессию. Л., 1974;

Психологопедагогические проблемы профессиональной консультации. М., 1983;

Как выбирать профессию: Книга для учащихся. М., 1984;

Образ мира в разнотипных профессиях. М., 1995;

Введение в психологию труда. М., 1998.

Әдәбият

Евгению Александровичу Климову — 70 // Психол. журн. 2000. Т. 21, № 4.