Тарихы

1911 елда нигез салына. Баштагы исеме – Яңа Калтак (1926 елга кадәр). Филимон Михайлович Токмурзин хөрмәтенә исеме үзгәртелә (аның башлангычында 1914 елда башлангыч мәктәп ачыла, үзе шунда ук укыта), 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан үтерелә.

1913 елда авыл җәмәгатенең имана җире 119 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

Оештырылган вакытыннан Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы (1919 елдан – Әтрәкле) волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны Калтак волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районында.

Хәзер Әтрәкле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Уял” колхоззы оештырыла, 1950 елдан – “У корно”, 1959 елда – “Марс” колхозы составында; 1975 елда “Марс” колхозы “30 лет Победы” колхозы составына керә. 1990 елдан –кабат булдырылган “У корно” колхозы, 2001 елдан – “Заиковский” колхозы, 2007 елдан – “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек, сарык асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, клуб (1986 елда яңа бина салына), 1989–1993 елларда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1913 елда – 48,
1920 елда – 129,
1926 елда – 130,
1938 елда – 195,
1949 елда – 149,
1958 елда – 97,
1970 елда – 141,
1979 елда – 115,
1989 елда – 68,
2002 елда – 82,
2010 елда – 88,
2017 елда – 90 кеше (марилар).