Казан тимер юл станциясеннән 9 км ераклыкта.

1927 елдан – Казан, 1938 елдан – Столбище, 1959 елдан – Биектау, 1963 елдан – Питрәч, 1965 елдан – Биектау районнары Клыки авыл советы, 1998 елдан Казан шәһәре Совет районы составында.

Халык саны – 656 кеше (1930 ел, руслар), 678 кеше (1949 ел), 732 кеше (1958 ел), 949 кеше (1970 ел), 778 кеше (1989 ел).