Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1557 кв.км. Үзәге – Олы Ыктамак авылы (Уфа шәһәреннән 283 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 23726 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 5886 кеше (1970 елда – 8702, 1979 елда – 7372, 1989 елда – 6983, 2002 елда – 6052 кеше).

Районда дүрт татар, алты татар-башкорт, шулай ук икешәр татар-рус һәм татар-рус-башкорт торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Олы Ака (1999 елда –1377 кеше) һәм Яңа Мөслим (1255).

Татар җәмгыяте тормышы

Татар милли–мәдәни үзәге (рәисе – Ф.Галәветдинов), район «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы (Г.Сибгатуллина) эшли. Район мәдәният йорты каршында халык ансамбльләре: «Ай» бию, «Зөбәрҗәт» вокаль; «Идел» һәм «Ихлас» җыр ансамбльләре; «Өлгер» сәнгать мәктәбенең хореография коллективы бар. 2016 елның ноябрь аенда татар мәдәнияте көннәре уза.

2004/05 уку елында Мәчетле районының алты мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, алтысында татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Мәчетле районында драма актеры, режиссер, педагог Р.В.Исрафилов, тау инженеры, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган шахтеры Г.Т.Фазалов туган.