Гәүдәсе бик тар һәм озын (9–200 мм), бик күп сегментлардан (31 дән 173 кә кадәр) тора. Туфрак күбаякларының күбесе туфракта яши, умырткасызлар, шулай итеп яңгыр суалчаннары белән туена. Ана туфрак күбаяклары, күкәй салганнан соң, оясын һәм яшь затларны ерткычлардан саклый. Күп кенә туфрак күбаяклары аерым бизләрдән люминесценция ясаучы лайла бүлеп чыгара. Киң таралганнар. Якынча 1 мең, Россиядә 150 гә якын төре билгеле. Татарстан территориясендә 8 төре билгеләнгән, уртача дымсу урыннарны (киң яфраклы урманнар, тугайлы калкулыклар, күпьеллык үлән чәчүлекләре) үз итүче Pachymerium ferrugineum, корырак урыннарда (кашлак болыннар, кыр ышыклау урман полосалары, бөртеклеләр чәчүлекләре) яшәүче Geophilus longicornis, һәм G.proximus таралган.