Тарихы

Авыл 1647−1652 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда 2 авыл: Селищи һәм Говядина буларак мәгълүм. Башта Зөя Успение Богородица монастыре карамагында була.

1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик, соңыннан дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, он тарту кәсепчелеге таралган була.

Авыл Рус Шырданы авылының Петр һәм Павел чиркәве приходына карый.

XX йөз башында 4 тегермән, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 669 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Зөя, 1931 елның 20 октябреннән — Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Шырдан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елдан авыл − зурайтылган “Приволжье” (үзәк утары Протопоповка авылында), 1990 елдан “Шырдан” колхозлары составында (үзәк утары Олы Шырдан авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2001−2003 елларда “Шырдан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Халык саны

1782 елда — 151 ир заты;
1859 елда — 742,
1897 елда — 768,
1908 елда — 559,
1920 елда — 540,
1926 елда — 569,
1938 елда — 617,
1949 елда — 310,
1958 елда — 280,
1970 елда — 188,
1979 елда — 152,
1989 елда — 31,
2002 елда — 20,
2010 елда — 11,
2017 елда — 7 кеше (руслар).