Тарихы

1730 еллардан мәгълүм. Бер фараз буенча беренче Кама аръягы чик буе сызыгы төзелеше вакытында Городище заставасына Ивашкино авылыннан (хәзерге Чуваш Республикасы Комсомольск районы) китерелгән йомышлы чувашлар тарафыннан нигезләнә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Сретение Господня чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1566 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Ивашкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Новое село” колхозы оештырыла. 1931 елда “Вперед”, “Трудовик”, Будённый исемендәге колхозлар, соңрак “Ивашкино” колхозына берләштерелә, 1958 елдан авыл – Фрунзе исемендәге колхоз үзәк утары (1963 елда аңа Чапаев исемендәге колхоз (Күтәмә авылы) керә), 1995 елдан Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Шулай ук Макаровлар гаилә фермасы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1909 елда башлангыч мәктәп була, 1930 елларда – сигезьеллык, 1957 елда – тулы булмаган урта, 1981 елда – урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1982 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – И.Т.Ануфриев) ачыла.

“Солнышко” балалар бакчасы (1992 елдан), мәдәният йорты (1969 елдан, 1920 елларда клуб эшли, элеккеге чиркәү бинасында урнаша), китапханә (1928 елдан уку өе буларак, башта элеккеге чиркәү бинасында була, 1950 елларда хәзерге статуста, 1969 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Сретение Господня гыйбадәт йорты (2010 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Мерчень” чуваш фольклор, “Теремок” һәм “Синема” театр коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Ивашкино шәһәрлеге (гомумболгар ядкәре) табыла.

Халык саны

1782 елда – 58 ир-ат;
1859 елда – 515,
1897 елда – 1241,
1908 елда – 1425,
1920 елда – 1455,
1926 елда – 935,
1949 елда – 854,
1958 елда – 867,
1970 елда – 1068,
1979 елда – 836,
1989 елда – 621,
2002 елда – 623,
2010 елда – 632,
2020 елда – 596 кеше (чувашлар).