- РУС
- ТАТ
Тарих фәненең махсус тармагы; элеккеге чорлардагы кулъязма истәлекләр һәм басма хезмәтләрне, төрле төрдәге документларны җыю, өйрәнү һәм тасвирлап нәшер итү белән шөгыльләнә
Россиядә археография фәне язма чыганакларны барлау, документаль истәлекләрне өйрәнү (дипломатика, актология), палеография, филология, архив эшен алып бару (архивоведение) белән бергә үрелеп үсә.
XVIII йөз – XX йөз башында археографиянең төп юнәлешләре билгеләнә:
Археографиянең ике юнәлеше дә бер төрле методик караштан чыгып башкарыла: табылдыкның саклану сыйфатын ачыклау, эчтәлегенең башка шундый язма мираска тәңгәллеген-охшашлыгын билгеләү, кулланыш-таралыш даирәсен, авторын, язылу вакытын тулырак белергә тырышу һ.б.
Төрки-татарларда археографик тәҗрибә кулъязма китаплар язу дәвереннән туплана килгән (дини китапларны күчереп язуда төгәллек таләпләрен үтәү; Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорында булдырылган матур язу – хаттатлар мәктәпләре тәҗрибәләре).
Казанда Кол Шәриф мәчетендә күп санда кулъязма китаплар тупланган булуы, 1552 елгы яудан соң аларның Иван IV әмере белән Мәскәүгә күчерелүе турында хәбәрләр бар.
Заманча фәнни археографиягә Казан төбәгендә XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Х.Френ, К.Фукс, Ф.Эрдман, И.Н.Березин, И.С.Хәлфин, Г.К.Казимбәк, О.М.Ковалевский, В.П.Васильев, Г.Чокрый, Г.Утыз Имәни, Г.С.Саблуков, И.Ф.Готвальд, Н.Ф.Катанов һ.б. шәрык телләрендәге, шул исәптән татар телендәге кулъязмаларны археография фәне таләбенчә җыю һәм тикшерү эшен башкара. Табылган кулъязмаларның байтагы нәшер ителә («Кыйсса-и Йосыф» әсәре, Ибне Фазлан, И.Бикмөхәммәдевнең юлъзмалары һ.б.).
Төбәктә археография фәне үсешендә Казан университетында ачылган Шәрык бүлегенең әһәмияте зур була.
XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башындагы чорда төрле төр археография язма табылдыкларны бастырып чыгару эше тәртипкә салына. Бу дәвердә социаль-икътисади һәм мәдәни мохитны чагылдырган, татар халкы тарихына һәм әдәбиятына, иҗтимагый фикер үсешенә караган язма чыганак һәм истәлекләрне барлауга ихтыяҗ арта бара. Мондый эчтәлекле язма мирасны бастырып чыгаруда уңышлы эшләүчеләрдән И.Ф.Готвальд, Ш.Мәрҗани, С.Б.Күкләшев һәм Х.Фәезханов, Р.Әмирханов, В.В.Вельяминов-Зернов, Н.И.Ильминский, К.Насыйри, Р.Ф.Фәхретдинов, Г.Н.Әхмәров, Г.М.Баруди, В.В.Бартольд, Һ.М.Атласи, С.Г.Вахиди һ.б. исемнәрен атарга кирәк («Кыйссас әл-әнбия», «Бабурнамә», «Тутыйнамә», «Диван-е хикайә әт-татар», «Асәр» һ.б.).
1916 елда Казан губернасында Гыйльми архив комиссиясе оештырыла, нәтиҗәдә археография эшен төрле яклап гамәлгә ашыру мөмкинлеге туа. Комиссия тырышлыгы белән 1917 елда Казанда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты ачыла, ул оешма бик кирәкле язма истәлекләр һәм документларны саклап калу чарасын күрә.
1921 елда Гыйльми Үзәк оештырылгач, археографиягә караган мирасны җыю-туплау, тасвирлау һәм нәшер итү эше аның җитәкчелегендә башкарыла башлый. С.Г.Вахидов, Г.М.Рәхим, Г.С.Гобәйдуллин, Г.Г.Ибраһимов, Җ.Җ.Вәлиди, Г.Ә.Нигъмәти, Ф.Ә.Туйкин һ.б. бик күп язма ядкәрләрне туплый, өйрәнә һәм тасвирлап фән дөньясына кертеп җибәрәләр, шул рәвешле тарих, әдәбият, фәлсәфә һәм иҗтимагый фәннәр үсешенә булышлык итәләр, мондый эшләрне башкару кагыйдәләрен әзерлиләр.
1939 елда ачылган Тел, әдәбият һәм тарих фәнни институты археография өлкәсендә байтак эшләр башкара, яңа мөмкинлекләр тудырыла. Институт галимнәре Ш.Ш.Абилов, М.И.Әхмәтҗанов, Р.Р.Гайнанов, М.В.Гайнетдинов, М.Х.Гайнуллин, Г.В.Йосыпов, Ф.С.Фасиев, Г.М.Халит, Х.Х.Хисмәтуллин, Н.Г.Юзиев һ.б. тарафыннан Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Г.Утыз Имәни, Акмулла, Г.Кандалый, Г.Тукай, Ф.Әмирхан һ.б.ның әдәби иҗат мирасы өйрәнелә һәм дөнья күрә. Институт галимнәренең байтак эшләре үрнәк археографик югарылыкта башкарыла.
Хәзерге дәвер археография фәне үсешенә Казан университеты галимнәре, университетның 1963 елда оештырылган Археографик экспедицияләре зур өлеш кертә.
ТРның Милли китапханәсе, Милли архивы, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты, ТРның Милли музее, «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы хезмәткәрләре һәм галимнәре дә республикада археография фәнен үстерүдә сизелерлек роль уйныйлар.
Госманов М.Г. Язма мирасыбызның күтәреләсе катламнары // Казан утлары. 1984. № 5.
Брегель Ю.Э. Восточные рукописи в Казани // Письменные памятники Востока: Историко-филологические исследования: Ежегодник. Казань, 1969.
Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI веков. Казань, 1979.
Усманов М.А. Итоги и перспективы археографических работ в Казанском университете // Материалы итоговой научной конференции Казанского государственного университета за 1988 год. Казань, 1990.
Ахметзянов М.И. Новые археографические материалы и их значение в исследованиях по истории татарской литературы. Казань, 1998.
Автор – М.Г.Госманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.