- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Олы Чирмешән елгасының элеккеге үзәне буенда, Нурлат шәһәреннән 22 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганаклрда Габдрахман исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1893 елда ачыла), 3 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1999 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Гәйтән авыл җирлеге үзәге.
1928 елда авылда «Виктория» колхозы оештырыла. 1958 елда ул Куйбышев исемендәге колхоз (Биләркүл авылы) белән берләшә һәм «Путь к коммунизму» колхозы (авыл – үзәк утар, 1963 елдан үзәк утар – Биләркүл авылы) итеп үзгәртелә. 1994 елдан – «Путь к коммунизму», 1997 елдан – «Үрнәк» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциацияләре, 2002 елдан «Виктория» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1979 елда – тулы булмаган урта мәктәп (яңа бина төзелә), 1995 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елдан – Биләркүл урта мәктәбе филиалы, 2020 елда филиалның эшчәнлеге туктатыла.
Мәдәният йорты (1985 елдан), китапханә (1927−1956 елларда уку йорты буларак файдаланыла), фельдшер-акушерлык пункты, 2 кәшәнә (2014 елдан һәм 2015 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Калинушка» чуаш фольклор ансамбле (1996 елдан, оештыручысы – В.М.Герасимова) эшли.
Авыл янында археология истәлеге – Гәйтән торулыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.