Биографиясе

1922 елның 24 июне, Сембер губернасы Алатырь шәһәре — 2001 елның 1 октябре, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1952), шунда ук эшли, биофизика лабораториясе мөдире (1967–1984), патологик физиология кафедрасы мөдире (1985–1991), профессоры (1991–1996).

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре төрле авыру очракларында терлек организмында баручы биофизик процессларны өйрәнүгә, аеруча куркыныч йогышлы авыруларга (бруцеллёз, түләмә, котыру авыруы, гадәти дуңгыз чумасы) диагноз кую өчен иммунофермент ысулын куллануга карый. Әлеге ачышы өчен Латвия ССР МС бүләге бирелә (1989).

Ике «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Показатели электрокардиограммы у кроликов // Уч. зап. Казан. гос. вет. института им. Н.Э.Баумана. 1969. Т. 103;

Чувствительность лейкоцитов крови свиней к вирусу болезни Ауески // Уч. зап. Казан. гос. вет. института им. Н.Э.Баумана. 1977. Т. 127 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.