Тарихы

XIX йөзнең соңгы чирегендә көнчыгыш башкортлар, хәзерге Актаныш районы Иске Айман авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына (башка мәгълүматлар буенча, XIX йөз уртасында асаба башкортлар тарафыннан). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1894 елда төзелә), икмәк саклау кибете, бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1839 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Пучы, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районында.

Хәзер Әтрәкле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елда Ворошилов исемендәге (Чупай авылы) һәм “Кызыл тау” (Әтрәкле авылы) колхозлары белән “Урал” колхозына берләштерелә, соңрак “30 лет Победы” колхозы итеп үзгәртелә.

1991 елдан – “Мензелинская сельхозтехника” ачык акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы, 2001 елдан – “30 лет Победы” колхозы составында, 2003 елдан – “Победа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан – “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (1987 елда яңа бина төзелә), медицина пункты (2005 елдан) бар. 1998–2011 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1913 елда – 605,
1920 елда – 445,
1926 елда – 406,
1938 елда – 349,
1949 елда – 258,
1958 елда – 259,
1970 елда – 239,
1979 елда – 184,
1989 елда – 88,
2002 елда – 117,
2010 елда – 92,
2017 елда – 66 кеше (татарлар).