- РУС
- ТАТ
ТАССР ҮБК һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан шәһәр советы журналы
1932, 1935 елларда Казанда чыга.
1932 елда — татар һәм рус телләрендә, 1935 елда татар телендә генә басыла.
Беренче саны 1932 елның маенда дөнья күрә.
Төрле еллардагы баш мөхәррирләре: Р.Насыйров, М.Яһүдин, Х.Кәримов, Т.Әюпов.
Җирле советлар хезмәткәрләрен дәүләт төзелешенең актуаль мәсьәләләре белән таныштырып бару, шулай ук киң катлам укучыларның игътибарын бөтен дәрәҗәдәге советлар эшенә, советларның массачыл оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан нәшер ителә.
Актив авторлары арасында — А.Болтушкин, Н.Исхаков, Х.Кәримов, Р.Насыйров.
Республика җитәкчеләренең (шул исәптән ТАССР ҮБК Президиумы рәисләре М.Г.Яһүдин, Г.Г.Байчурина, ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе К.А.Абрамов, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре М.О.Разумовның) совет төзелеше өлкәсендәге күрсәтмәләре карашларын чагылдырган мәкаләләре, советларның икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы язмалары басыла.
Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсешенә багышланган мәкаләләр, ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары Советының эш хроникасы материаллары басыла.
Дәүләт аппараты кадрларын төпләндерү һәм татар телен эш башкаруга кертү проблемалары, колхозлар һәм авыл советлары мөнәсәбәтләре, совет төзелешендә хатын-кызларның ролен арттыру актуаль темалар була.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.