Тарихы

Авылга XVII йөз ахырында Кузай авылы кешеләре, башка мәгълүматлар буенча Минзәлә өязеннән күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Кузай исеме белән дә билгеле. Җирле халык телендәге исеме – Кәҗәбаш.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү, йон тетү, киез итек басу кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда чиркәү (1896 елда төзелә, 1929 елда ябыла, бинасы авыл клубына бирелә), чиркәү-приход мәктәбе (1897 елдан), һөнәр училищесе (1910 елдан), 2 су тегермәне эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва-Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Васильевка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда аның составына “Ударник” колхозы (Улаклы Чишмә авылы) керә. 1962 елда “Рассвет” колхозы (Иске Суркино һәм Яңа Суркино авыллары). белән берләшә. 1988 елда Калинин исемендәге һәм “Рассвет” колхозлары яңадан аерылып чыга. 2008 елга кадәр Агрофирма “Васильевка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, ”Нива” авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда − җидееллыкк, 1961 елда – сигезьеллык, 1993 елда – тулы булмаган урта (1998 елда яңа бина төзелә), 2001 елда – башлангыч мәктәпкә үзгәртелә (мәктәп каршында этнография музее эшли).

Авылда балалар бакчасы (2006 елдан), мәдәният йорты, китапханә эшли.

Төзекләндерелгән “Баба Оскс” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

М.К.Алаев (1925−1946) – старшина, Бөек Ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 145,
1859 елда – 699,
1889 елда – 826,
1897 елда – 725,
1910 елда – 1038,
1920 елда – 1190,
1926 елда – 985,
1938 елда – 659,
1949 елда – 629,
1958 елда – 565,
1970 елда – 536,
1979 елда – 478,
1989 елда – 319,
2002 елда – 440,
2010 елда – 484,
2015 елда – 482 кеше (мордвалар – 57%, татарлар – 38%).