Тарихы

1709 елдан мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, XVII йөздә нигезләнә). Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Тәкермән, Самин, Тасумень исемнәре белән дә телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәренә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, арба-чана ясау, чабата үрү кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

1929 елга кадәр авылда 4 мәчет эшли (беренчесе – XVIII йөздән, икенчесен – 1886 елда, өченче һәм дүртенчесен төзергә 1911 елда рөхсәт бирелә; барысы да 1929 елда ябыла). XX йөз башында мәдрәсә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4940 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Югары Тәкермән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Тукай исемендәге колхоз һәм “Урал” артеле оештырыла. 1931 елда “Сталь” колхозына берләштерелә. 1944 елда колхоз икегә бүленә: “Сталь” һәм “Фронт”. 1959 елда “М.Җәлил исемендәге колхоз” булып берләштерелә.

2004–2005 елларда – “Тәкермән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1963 елда – сигезьеллык, 1980 елда – урта, 2007 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (2007 елдан Г.Сабитов исемендә).

Авылда мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә 1967 елда ачыла), мәчет (1991 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1972 елдан), балалар бакчасы (1966 елдан, 2006 елдан мәктәп бинасында) бар.

1994 елдан мәдәният йорты каршында “Алтынчәч” фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

Г.В.Сабитов (1931–1985) – язучы, драматург, тәрҗемәче;

М.С.Шабаев (1933–2008) – шагыйрь, СССР Язучылар союзы әгъзасы.

Авылда шагыйрә һәм драматург Г.Х.Зәйнәшеваның балачак һәм яшүсмер еллары уза.

Халык саны

1795 елда – 198,
1859 елда – 1204,
1870 елда – 1376,
1897 елда – 1762,
1906 елда – 2110,
1913 елда – 2404,
1920 елда – 2266,
1926 елда – 1298,
1938 елда – 1459,
1958 елда – 926,
1970 елда – 841,
1979 елда – 753,
1989 елда – 541,
2002 елда – 522,
2010 елда – 524,
2017 елда – 596 кеше (татарлар).