Максаты – Татарстан халыкларының этномәдәниятен саклау һәм үстерү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайлау.

Оешуы

Татарстан халыкларының Беренче съездында (1992) Татарстан Республикасы Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе буларак оештырыла. Югары җитәкче органы – Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе әгъзалары вәкилләре конференциясе. 1992 елда ассоциация азәрбайҗан, башкорт, чуаш, мари, украин, славян, немец, казах һәм башка халыкларның милли-мәдәни җәмгыятьләрен, шулай ук берничә фондны һәм җәмгыятьне берләштерә.

Татарстан халыкларының икенче съездында (2007) Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе Татарстан халыклары ассамблеясы итеп үзгәртелә. Аның составында 34 милли-мәдәни җәмгыять исәпләнә.

Ассамблея советы рәисе итеп Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры Ф.Х.Мөхәммәтшин сайлана. Агымдагы эш белән идарә итү өчен даими орган – Татарстан Халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты оештырыла.

Өченче съезд чакырылган вакытка (2015) Ассамблея составында 3 филиал һәм 6 вәкиллек эшли: Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск, Чистай, Алабуга, Лениногорск, Тәтеш шәһәрләрендә.

Ассамблея составы

Татарстан халыклары ассамблеясы составына 35 халык, шул исәптән казахлар мәнфәгатен яклаучы 85 милли иҗтимагый берләшмә керә. Татарстан Халыклар дуслыгы йортында 35 милли-мәдәни оешма вәкилләренең офислары урнашкан.

Казахларның милли-мәдәни оешмасы 1991 елда Батырҗан Кенжетаев, Далехан Талбаев тырышлыгы белән оештырыла. Эш вакытында оешма казахларның Татарстанда яшәвен җайларга, казаклар һәм татарлар, шулай ук башка милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруга зур өлеш кертә (казахларның милли-мәдәни автономиясе “Казахстан”).

Эшчәнлеге

Ассамблея яклавы астында күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли. Анда 17 милләт вәкилләре туган телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнә. 1990 еллар уртасыннан 34 якшәмбе мәктәбендә украин, азәрбайҗан, әрмән, поляк, немец, яһүд, грузин, башкорт, казах һәм башка телләр укытыла.

Милли китапханәләр киң популярлык казана. Руслар һәм татарлар белән беррәттән, республикада 238 – чуаш, 111 – мари, 71 – удмурт, 54 – башкорт, 50 – мордва китаплары тупланмасы бар.

Клуб учреждениеләре базасында 90нан артык музей бүлмәсе булдырылган. Аларның фондларында Татарстан халыкларының көнкүрешен, мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәткән 17 меңгә якын экспонат җыелган.

Ассамблея тырышлыгы белән «Звездочка» лагеры – балаларның милләтара аралашу үзәге (Биектау районы) уңышлы эшли. Анда 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге төрле милләт балалары ял итә.

Татарстан халыклары ассамблеясының дәүләт хакимияте органнары белән актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда Сабантуй, Каравон, Семык, Гырон Быдтон, Балтай, Питрау, Иван Купала һ.б. кебек милли бәйрәмнәр үткәрелә. Төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивале традициягә керде. Милли кәсеп һәм һөнәрләрне үстерүгә күп көч куела. Сәнгать кәсепләрен үстерү үзәге, Һөнәрләр палатасы, Халык кәсепләре буенча сәнгать-эксперт советы булдырыла.

1999 елда – Казанда, 2000 елда Чаллыда Халыклар дуслыгы йортлары ачыла. Алар иҗтимагый-мәдәни оешмаларга, милли җәмгыятьләргә Татарстан халыкларының телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын торгызу, саклау һәм үстерүдә, календарь милли бәйрәмнәрен оештыруда дәүләт ярдәме күрсәтәләр.

Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы арасындагы килешү кысаларында Федераль миграция хезмәте идарәсе республикада якын һәм ерак чит ил гражданнарын теркәү һәм яшәү мәсьәләләрен хәл итә. Татарстан халыклары ассамблеясының Татарстандагы дәүләт органнары белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә СССР таркалуның тискәре нәтиҗәләреннән качарга, халыклар арасында милләтара хезмәттәшлекне җайга салырга, аларның тыныч яшәвен тәэмин итәргә, республиканың милли азчылыкларының мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен үстерүгә ярдәм итәргә мөмкин булды.

Татарстан җитәкчелеге һәм Татарстан халыклары ассамблеясының уртак эше күпмилләтле Татарстан җәмгыятенең тотрыклылык гаранты булып тора.

Татарстан халыклары ассамблеясының милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлеге Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итә. Соңгы дистә елларда республикага күпсанлы делегацияләр һәм кунаклар килде. 2004 елда Татарстанда комиссар Альваро Хиль-Роблес җитәкчелегендәге Европа Кеше хокуклары советы вәкилләре булды. Комиссар күп тапкырлар «Татарстан – төрле милләт, төрле дин вәкилләренең тынычлыкта яшәвенең кыйммәтле мисалы» дип ассызыклады. АКШ Дәүләт секретаре Х.Клинтон Казанда булганда (2009) «Татарстан төрле мәдәният һәм конфессия кешеләренең тыныч яшәве үрнәге булып тора, аның уңай тәҗрибәсен башка илләрдә дә кулланырга мөмкин» дип билгеләп үтте.

Татарстан халыклары ассамблеясы кварталга бер тапкыр «Татарстан – уртак йортыбыз» журналын чыгара. Ассамблея сайты 2002 елдан даими тулылана һәм анда Татарстан халыклары ассамблеясы, милли-мәдәни җәмгыятьләр һәм алар үткәргән чаралар турында киң мәгълүмат бар.

Әдәбият

Джаксыбаев С. Татарстан – наша вторая Родина // Татарстан. 2007. № 10;

Мустафин Р. Хранить огонь родного очага // Татарстан. 2007. № 10;

Этнокультурная мозаика. Национальности РТ. Цифры и факты // Татарстан. 2007. №10;

Материалы II съезда народов Татарстана. Казань, 2008;

Посещение Х.Клинтон Казани // Наш дом – Татарстан. 2009;

Национальный состав населения Республики Татарстан // Наш дом – Татарстан. 2013. №3;

Материалы III съезда народов Татарстана // Наш дом – Татарстан. 2015. №3.

Авторы – Ф.Г.Миңнеханов