Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Генерал-майор (1982), хәрби фәннәр кандидаты (1974)
1933 елның 5 маенда Башкортстан АССРның Бәләбәй шәһәрендә туган.
Хәрби интендантлар училищесен (1957), Тыл һәм транспорт хәрби академиясен тәмамлый (1970, Ленинград).
1950–1960 елларда Урал һәм Ерак Көнчыгыш хәрби округларының тыл штабларында хезмәт итә.
1970–1980 елларда Ленинградта Тыл һәм транспорт хәрби академиясендә укыта, кафедрасы башлыгы.
3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.