Тарихы

Казан ханлыгы чорында, башка чыганаклар буенча, 1619 елдан соң нигезләнә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1956 елга кадәр), мәдрәсә, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 650 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Пимәр авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Электро” колхозы (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла. 1958 елда – Киров исем. колхоз (Норма һәм Юныс авыллары белән бергә; авылда үзәк утар урнаша), 1997 елдан – “Пимәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елда “Совет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ярдәмче хуҗалыгы, 2006–2012 елларда "Пимәр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1966 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта, соңрак – башлангыч, 2011 елда ябыла.

Авылда китапханә (1930 елдан уку өе, агач йортта урнаша, 1961 елдан яңа мәдәният йортында), мәдәният йорты (1961 елдан), мәчет (2006 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Пимәр тальянчылары” ансамбле (1992 елдан, 2007 елдан халык, оештыручысы һәм җитәкчесе – Р.Г.Галявиев), ”Дуслык” вокаль ансамбле, “Ак калфак” фольклор ансамбле (икесе дә 2011 елдан) эшли.

Авыл янында “Очык чишмәсе”, “Әхтәм чишмәсе”, “Тау чишмәсе” кизләүләре бар.

Халык саны

1782 елда – 40 ир заты;
1859 елда – 294,
1897 елда – 516,
1908 елда – 555,
1920 елда – 309,
1926 елда – 575,
1949 елда – 495,
1958 елда – 501,
1970 елда – 521,
1979 елда – 448,
1989 елда – 402,
2002 елда – 295,
2010 елда – 256,
2020 елда – 233 кеше (татарлар).