Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 31 октябреннән 1919 елның апреленә кадәр Алабуга шәһәрендә удмурт телендә нәшер ителә, барлыгы 56 саны чыга.

1921 елның мартыннан Глазов һәм Сарапул шәһәрләрендә, 1921 елның июленнән Ижевск шәһәрендә чыга.

Исеме: 1930 елдан «Удмурт коммуна» («Удмурт коммунасы»), 1943 елдан «Советская Удмуртия» («Совет Удмуртиясе»), 1992 елдан «Удмурт дунне» («Удмурт дөньясы»).

Беренче өч санын Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе сәяси бүлеге чыгара. Аннан соң газета Алабуга өязе Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы органы буларак чыга.

Юнәлеше

Беренче мөхәррире – удмурт халкы дәүләтчелеген булдыручыларның берсе большевик Т.К.Борисов. Газета битләрендә аның баш мәкаләләре басыла, аларда ул Вятка, Казан, Самара, Пермь һәм Уфа губерналарында күпләп яшәүче удмуртларны берләштергән, башкаласы Сарапул шәһәре булган Кама буе губернасын төзү тәкъдиме белән чыга. Анда шулай ук удмурт иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре, язучы, шагыйрь, мәгърифәтчеләре дә аналитик мәкаләләр һәм этнографик очерклар, хәбәрләр һәм шигырьләрен бастыра.

Газета Совет хөкүмәтенең һәм большевиклар партиясе оешмаларының рупоры хезмәтен үти. Аның битләрендә удмуртларның милли-дәүләти, икътисади һәм мәдәни проблемалары күтәрелә. Халык мәгарифен үстерү, удмурт әдәби телен булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Адмирал Колчак армиясе һөҗүме башлангач, газета чыгудан туктап тора.

1920 елның гыйнварында РСФСР Милләтләр эше халык комиссариаты каршындагы Удмурт комиссариаты Сарапулда аны яңадан чыгара башлый. 1920 елның ноябреннән, Вотяк автономияле өлкәсе төзелгәч, «Гудыри» Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлар советының өлкә башкарма комитеты һәм РКП(б) өлкә комитеты органы буларак чыга. Мөхәррире П.Н.Баграшов.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2.

Автор – К.И.Куликов