Мәкаләдә ТАССР Халык комиссариаты мәгарифе фән бүлеге, ТАССР Халык комиссариаты мәгарифе Академик үзәге, Тел, әдәбият һәм тарих институты һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының 1920–1950 еллардагы эшчәнлеге, ТАССР да академик фәннең формалашу, үсеш һәм институционализация процессы тикшерелә. Татарстан Республикасы архивлары мәгълүматлары нигезендә СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының сугыштан соңгы елларда гуманитар, табигыять һәм техник институтларының оешу һәм формалашуының беренче адымнары күзәтелә.

Сылтама ясау өчен: Закиров А.Ф., Хабибуллин М.З. Становление и развитие академической науки в ТАССР в 1920–1950-е гг.: Научный отдел Наркомпроса ТАССР, Академический центр Татнаркомпроса, Институт языка, литературы и истории и Казанский филиал Академии наук СССР // Научный Татарстан. 2017. №2. С.19–27.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Закиров Альфред Фарид улы, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, zakirov-alfred@mail.ru;

Хабибуллин Марс Зәбир улы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының гыйльми секретаре, доцент, kazanmars@rambler.ru