Биографиясе

1937 елның 7 ноябре, Украина ССРның Житомир шәһәре.

1966 елда Казан консерваториясенең оркестр факультетын (Ш.Низаметдинов классы) тәмамлый.

1963 елдан Татар опера һәм балет театры оркестры артисты, 1970–1994 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында.

Бер үк вакытта, 1966–2000 елларда, Казан консерваториясендә укыта (1993–1996 елларда тынлы җиз музыка уен кораллары кафедрасы мөдире).

Иҗаты

Концерт эшчәнлеге алып бара.

Идел буе композиторларының тромбон өчен язылган әсәрләрен беренче башкаручы.

Тромбонда уйнау өчен эшкәртмәләр (шул исәптән Р.Яхин әсәрләрен) авторы.

Г.З.Ройтфарбның башкаруын югары профессиональ осталык, сирәк очрый торган матур аһәң, чиста интонация аерып тора.

2001 елдан Израильдә яши.

Автор – Ф.Ш.Салитова