Үзләштерелә торган формада туклыклы матдәләре бар. Терлек азыгы берничә төркемгә бүленә:

  • яшел (чәчеп үстерелгән яшел терлек азыгы культуралары, табигый болын печәннәре, сабак-яфрак һ.б.),
  • консервланган яшел (чәчеп үстерелгән терлек азыгы культуралары һәм үләннәрдән силос, сенаж, химик юл белән консервланган яшел терлек азыгы);
  • табигый кипкән үләннәр (печән, печән оны), ясалма киптерелгән үләнчел үсемлекләр (үлән оны, үлән гранулалары һәм брикетлар);
  • тамыразыклар, сусыл җиләк-җимешләр һәм аларны эшкәртеп ясалган продуктлар;
  • шикәр чөгендере, крахмал-патока, спирт, сыра, кондитер, май экстракцияләү производстволарының калдык продуктлары (жом, меласса, барда, мезга, салат үрентеләре, шрот, мальтоза түбе, җиләк-җимеш сыгынтылары);
  • бөртекле ашлык һәм аны эшкәртеп ясалган продуктлар, он тарту, крахмал-патока, спирт, май экстракцияләү производствосының калдык продуктлары (көрпә, вакланган бөртек), үсемлекчелек һәм урман хуҗалыгының калдык продуктлары, кырчылык калдыклары (салам, кибәк, чәкән үзәге, көнбагыш башлары), агачлар (ботаклар, яфраклар, яфрак оны, терлек азыгы целлюлозасы);
  • терлекчелектән алынган азык — сөт һәм аны эшкәртүнең (эремчек суы, әйрән, казеин), ит сәнәгатенең (ит, кан, сөяк оны) һәм балык сәнәгатенең (балык, краб, криль оны) калдык продуктлары;
  • микробиологик һәм химик синтез ысулы белән әзерләнгән азыклар (азык чүпрәсе, икмәк пешерү чүпрәсе);
  • катнаш азык — тулы рационлы һәм концентратлар; хайваннар өчен өстәмә азыклар, биологик актив матдәләр һәм өстәмәләр, синтетик азот кушылмалары (аминокислоталар, карбамид, аммоний тозлары һ.б.);
  • минераль азыклар — өстәмәләр, витаминлы һәм ферментлы препаратлар, азык антибиотиклары, дару матдәләре.

Шәһәр тирәсендәге хуҗалыкларда терлек азыгы сыйфатында шәһәр халкының һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренең азык калдыклары файдаланыла.

Терлек азыгының хуҗалык кыйммәте аның туклыклылыгы, диетик үзенчәлекләре, бер азык берәмлеге җитештерүнең уртача бәясенә карап билгеләнә. Терлек азыгының туклыклылыгы химик составына — протеин, азотсыз экстрактив матдәләр (башлыча крахмал һәм шикәр), майлар, минераль матдәләр һәм витаминнарга, шулай ук туклыклы матдәләрнең үзләштерелүенә бәйле. Протеинга бөртекле-кузаклы культуралар (20–30%), түп (30–40 %), яшел азык, кузаклы үләннәр, тереклек калдыклары бай. Май иң күп күләмдә май культуралары орлыкларында була (30–40 % ка кадәр). Углеводларга бөртеклеләр һәм бүлбеле тамыразыклар (башлыча крахмалга), кабак, тамыразыклар, яшел азык (башлыча шикәргә) бай. Клетчатка саламда (30–40 %) һәм печәндә (25–30 %) күп. Терлек азыгындагы төп витаминнар: каротин (яшь үләндә, печәндә, кызыл кишердә), В группасы витаминнары (кузаклылар сабагында, бөртекле ашлыкта), Д витамины (нурландырылган терлек азыгы чүпрәсендә). Терлек азыгының составына һәм туклыклылыгына таләпләр ГОСТ тарафыннан билгеләнә. Гамәли кулланыш өчен терлек азыгының туклыклылык таблицалары эшләнгән. Терлек азыгының сыйфатын химик анализ нәтиҗәләре һәм тышкы билгеләре (төсе, исе, формасы) буенча бәялиләр. Гөмбәчекләр белән зарарланган, механик кушылмалар яисә агулы матдәләр, амбар корткычлары калдыклары белән чүпләнгән, шулай ук составында терлекләр сәламәтлеге өчен зарарлы үсемлекләр, микроорганизмнар һ.б. булган терлек азыгы сыйфатсыз дип санала. Тикшерү һәм терлек азыгының сыйфатын күтәрү максатында токсикологик анализ ясыйлар, аларны зарарсызландыру ысулларын (консервлау) кулланалар. Терлек азыгы консервлауның барлык ысуллары да азык сыйфатын түбәнәйтүгә яисә бозуга, ферментларны бетерүгә яисә аларның яшәве өчен начар шартлар булдыруга сәләтле микроорганизмнарны бетерүгә китерә. Терлек азыгы консервлауның төп алымнары — киптерү, силослау, стерильләштерү, химик чаралар-консервантлар (пропилен, уксус, бензой кислоталары һәм аларның катнашмалары, пиросульфат натрий) белән эшкәртү. Силослаганда «Татарстан кыры» ФҖБ һәм Казан технология университеты галимнәре эшләгән консервант кулланыла. Заманча терлек азыгы җитештерү азык культураларын үстерү, әзерләү һәм саклауның интенсив технологияләрен куллану нигезендә алып барыла, бу җитештерүне арттырырга һәм сыйфатны күтәрергә мөмкинлек бирә.

Терлек азыгы җитештерүне яхшырту өчен республикада махсус азык чәчү әйләнеше: яшел конвейер, сугару, терлек азыгы культураларын үстерүнең интенсив технологияләре, актив җилләтү, яшел азыкларны ясалма киптерү, аларны грануллаштыру, брикетлау, химик консервлау, сенаж һәм силос ясау кебек печән әзерләү алымнары эшләнеп гамәлгә кертелә.

Чыганаклар

Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2015; 

Сельское хозяйство Республики Татарстан в цифрах: Стат. сб. К., 2015.

Әдәбият

Томме М.Ф. Корма и рационы кормления сельскохозяйственных животных. М., 1969; 

Григорьев Н.В. Справочник по заготовке и приготовлению кормов. К., 1980; 

Маликов М.М. Система кормопроизводства в Республике Татарстан. К., 2002.           

Автор — И.Н.Афанасьев