Эчтәлек

1854 елның 16 мае, Иркутск шәһәре — 1902 елның 2 марты, Казан.

А.М.Зайцев шәкерте.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1875), шунда ук эшли (бүленеп, 1884–1886 елларда Мәскәү университеты профессоры), 1886 елдан технология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре органик химиягә, химик кушылмаларның оптик активлыгын өйрәнүгә карый. Канонников ацетилхлоридның бозлы серкә кислотасына тәэсире белән серкә ангидридын ала. Матдәләрнең яктылыкны сындыру сәләте белән аларның төзелеше арасындагы бәйләнешне өйрәнә. Эремәнең чагыштырма рефракциясе эреткеч һәм эрегән матдәләрнең чагыштырма рефракцияләре суммасына тигез булуын күрсәтә. Кайбер терпеннарның циклик төзелешен, малеин кислотасында икеләтә бәйләнеш, камфора һәм борнеол молекулаларында бициклик структура булуын ачыклый. Химик кушылмаларның оптик активлыгын һәм яктылыкны сындыру сәләтен өйрәнгән вакытта полярлашу яссылыгының әйләнү почмагы белән сынган нурның иң кечкенә авышу почмагы арасындагы бәйләнешне таба. Катнашманың чагыштырма әйләнүе аның компонентларының чагыштырма әйләнү зурлыклары уртасы икәнлеген билгели.

Хезмәтләре

О соотношениях между вращательной и светопреломляющей способностью химических соединений // Журн. Рус. физ.-хим. об-ва. Ч. хим. 1888. Т. 20, вып. 6, 9; 1890. Т. 22, вып. 2;

Об удельном вращении виннокаменной кислоты и её солей // Журн. Рус. физ.-хим. об-вавылы Ч. хим. 1890. Т. 22, вып. 5;

Об истинной плотности химических соединений и её отношениях к их составу и строению. СПб., 1903.

Автор — В.Г.Абзалова