2 төрне үз эченә ала: гади яки алтын табан балык (C. carassius) һәм көмеш табан балык (C. auratus).

Озынлыгы 45 см га, авырлыгы 3 кг га кадәр. Биек аркалы, сырты кара көрән төстә, ян-яклары көмешсыман. Сырт йөзгече озын, сырт һәм арткы йөзгечләрендә теш-тешле чәнечкеле нурлар бар. ТРда ике төре дә очрый.

Алтын табан балык Көнчыгыш һәм Урта Европа, Себер территориясе сулыкларында (Лена елгасына кадәр) яши; Көнбатыш Европа климатына яраклаштырылган. ТР күл һәм буаларында киң таралган. Кәсәбәчелек әһәмияте зур. Кислород җитешмәвен җиңел кичерә. Башка кыйммәтле балыкларның тереклеге өчен яраксыз сай һәм үлән баскан сулыкларда яшиләр. Яшәвенең 4–5 нче елында җенси җитлегә. Май–июньдә уылдык чәчә. Үрчемлелеге — 9 меңнән 190 (кайвакыт 300) меңгә кадәр уылдык бөртеге. Планктон, су төбе хайваннары, бөҗәк личинкалары, суүсемнәр белән туклана.

Көмеш табан балык Европа (Швеция һәм Финляндия), Себер сулыкларында яши; Һиндстан һәм Төньяк Америка климатына яраклаштырылган. ТРда аз агымлы һәм үсемлекләр күпләп үскән сулыкларда очрый.

Көмеш табан балыкның 2 астөренең берсе (C.a. auratus) аквариум алтын балыгының һәм аның төрчәләре: телескоп, җилпәзә-койрык һәм башканың беренче формасы булып тора. Яшәвенең 2–3 нче елында җенси җитлегә. Үрчемлелеге — 160–380 мең уылдык бөртеге. Уылдыгын үсемлекләргә сала.

Көмеш табан балык өчен гиногенез хас (ата затлар булмаган колонияләр очрый, һәм уылдыгы тугандаш төрдәге башка балыклар белән аталана).

Ике төре дә буаларда балык үрчетү өчен файдаланыла.

Гади табан балык