90 га якын төре билгеле, башлыча, Евразиядә, Африкада, 2-3 төре Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Куян кара солысы (H. pubescens) сирәк кенә барлык районнарда да, чүл кара солысы (H. desertorum) һәм Шелли кара солысы (H. schellianum) Кама аръягында очрый. Далаланган сөзәклекләрдә, куаклар арасында үсә.

20-100 см биеклектәге куакчыл үсемлек. Сабаклары туры, нәзек. Яфраклары тар, кыска төкчәле. Чәчәк төркеме – кысынкы яки җәенке себеркәч. Җимеше – бөртекчә. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Терлек азыгы.

Чүл кара солысы ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чүл кара солысы