Биографиясе

1908 ел, хәзерге Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылы – 1941 елның 28 октябре.

1928 елдан комсомол эшендә. 1930 елларда А.Аитовның күмәкләштерү чоры, комсомоллар тормышы турындагы патриотизм белән сугарылган шигырьләре вакытлы матбугатта басыла. Күбесе 1961 елда чыккан «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкка да кертелә.

Смоленск өлкәсе Демидов шәһәре өчен барган сугышта һәлак була.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.