Тарихы

Авылга XIX йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, балта эше белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 95,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Югары Лашчы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда «Просвет» колхозы оештырыла, 1950 елда «Новый путь» колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда күрше колхозлар белән «Үрнәк» исеме белән берләштерелә, 1992 елда авыл «Новый путь», колхозыннан бүленеп чыга, 1999 елдан «Новый путь» күмәк предприятиесе, 2004 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык,. ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1960 елда яңа бина төзелә), клуб (1985 елда яңа бина төзелә) фельдшер-акушерлык пункты бар.

2011 елдан клуб каршында «Шанчак» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Л.А.Зарипова).

Халык саны

1859 елдаг – 253,
1910 елда – 295,
1920 елда. – 333,
1926 елда – 295,
1938 елда – 294,
1949елда. – 258,
1958 елда – 300,
1970 елда – 344,
1979 елда – 351,
1989 елда – 136,
2002 елда – 228,
2010 елда – 217,
2015 елда – 221 кеше (чуашлар).