Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 6241 кв.км. Үзәге – Пировский авылы (Красноярскидан 265 км читтә урнашкан).

Халкы – 7038 кеше, шул исәптән татарлар – 2609 (2016 ел).

Районда халкының күпчелеген татарлар тәшкил иткән 18 торак пункт бар. Татарлар, башлыча, Пировский (1307 кеше), Солоуха (195), Икшермә (186), Кәүрик (125), Кумырык (122), Долгово (114), Волоковое (90), Яңа Тимершек (88), Куренная Ошма (70), Кириково (60), Раменское (60), Усковск (50), Яңа Ислам (37), Яңа Троица (34), Петропавловка (30), Шәһрислам (20) һ.б. авылларда яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарларның район территориясенә күченүләре Столыпинның аграр реформасы үткәрелү (1906–1911 еллар) белән бәйле.

1915 елда Долгово авылында мәчет төзелә. 1927 елда Куренная Ошма авылында татар мәктәбе ачыла, 1928 елда мәчет төзелә.

1930 елларда Петропавловка авылында татар башлангыч мәктәбе эшли, Кумырык, Яңа Ислам, Солоуха, Шомбаш авылларында җидееллык татар мәктәпләре ачыла (1950 еллардан укыту рус телендә бара). Хәзерге вакытта татар теле факультатив дәрес буларак Икшермә, Пировский, Солоуха авыллары урта мәктәпләрендә (1990 еллардан) укытыла.

Пировский районы территориясендә 5 мәчет (Пировский авылында – 2, Икшермә, Долгово, Кәүрик авылларында) эшли. «Дуслык» дуэты (1991 елдан, Икшермә авылы), «Авыл таңнары» (Долгово) төркеме, «Чулпан» (Кәүрик) вокал коллективлары бар.

Икшермә авылында «Домострой» кәсепчелек үзәге эшли, татар милли мәдәниятен үстерү белән шөгыльләнә. Районда «Дуслык» милли мәдәниятләр зона фестивале, Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Ленин ордены кавалеры, СССР Югары Советы депутаты Н.Г.Рахманкуловның тормышы һәм эшчәнлеге Пировский районы белән бәйле.