Керәшен татарлар өчен Көнчыгыш рус миссионерлары җәмгыяте, 1917 елдан Көнчыгыш рус мәдәни-агарту җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1916 елның февраленнән 1918 елга кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә айга 2 тапкыр нәшер ителә.

Мөхәррире – епископ Андрей. Р.П.Даулей, С.М.Матвеев һәм башка хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Миссионерлык максатында хөкүмәт акчасына чыгарыла.

Газета Беренче бөтендөнья сугышының чын максатын һәм сәбәпләрен ачмаска, аның бөтен авырлыгының халык җилкәсенә төшүе турында әйтмәскә тырыша, халыкны сугышта җиңеп чыкканга кадәр сугышырга чакыра.

Төп разделлар: «Боерыкнамәләр һәм хөкүмәт боерыклары», «Башка миләт тормышыннан», «Халык мәгарифе», «Авыл хуҗалыгы» һәм башкалар.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты. (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Григорьев А.Н. Кряшенская художественная литература // Сборник стихов кряшенских поэтов. Казань, 1931;

Глухов-Ногайбек М. Судьба гвардейцев Сеюмбеки. Казань, 1993;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Р.Г.Әмирханов