ТАССР Мәдәният министрлыгы һәм Татар опера һәм балет театры белән берлектә оештырыла.

Ел саен май аенда уздырыла (2005 елда Татар опера һәм балет театры бинасын реконструкцияләү вакытында үткәрелми).

Беренче фестиваль 1987 елның 12 маенда А.Аданның «Жизель» балеты белән ачыла.

1–5 фестивальләр Россия күләмендә уздырыла, 6 нчы фестиваль (1992) халыкара статус ала.

1992 елның 12 маенда П.И.Чайковскийның «Щелкунчик» балетында легендар биюче Рудольф Нуриев дирижерлык итә, 1993 елда фестивальгә аның исеме бирелә.

Төрле вакытта фестивальдә күренекле балет башкаручылар: В.Васильев, И.Васильев, Е.Максимова, М.Ивата, И.Душкевич, А.Моңтаһиров, И.Думпе, Н.Яковлева, Ю.Карлин, Л.Мөсәвәрова, А.Әхмәтов, И.Кирсанова, Н.Павлова, Ю.Петухов, С.Фечо, У.Лопаткина, Ю.Махалина, Е.Князькова, Е.Березина, Н.Ледовская, В.Дик, Т. һәм А. Ратманскийлар, В.Кириллов, Р.Усма, Г.Комлева, Д.Матвиенко, Ф.Фогель, М.Аллаш һәм башка дөнья балеты йолдызлары катнаша. Дирижер пульты артында Н.Депонте, И.Лацанич, В.Рылов, В.Соболев һәм башкалар чыгыш ясый.

Фестиваль «классик» балет дип атала, әмма төрле елларда аның кунаклары сыйфатында классик һәм шулай ук заманча юнәлештәге солистлар һәм балет коллективлары: Балалар һәм яшүсмерләр музыкаль театры (Киев шәһәре), Борис Эйфман балет театры (Санкт-Петербург), «Мәскәү» Рус камера балеты, Брауншвейг шәһәре балет труппасы (Германия), «Мәңге яшел шәһәр балеты» (Портсмут шәһәре, Америка Кушма Штатлары), Рус империя балеты (Мәскәү) һәм башкалар катнаша.

Фестивальне күп еллар дәвамында идея ягыннан рухландыручы һәм төп оештыручыларның берсе — балет тәнкыйтьчесе Н.Садовская (Мәскәү). Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — В.Яковлев.

Автор В.Н.Горшков