Биографиясе

1729 елның 31 декабре, Померания – 1802 елның 27 октябре, Санкт-Петербург.

1770 елдан Петербург фәннәр академиясендә хезмәт итә.

1768–1774 елларда Петербург фәннәр академиясенең П.С.Паллас җитәкчелегендәге экспедицияләрендә катнашып, Идел буе, Урал, Алтай, Байкал, Байкал аръягында була.

Фәнни эшчәнлеге

И.Георгиның «Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыкларны, шулай ук аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, өс киемнәрен, торак урыннарын, бизәнү әйберләрен, дин тотуларын һәм башка үзенчәлекләрен тасвирлау» («Описание всех в Российском государстве обитающих народов, также их житейских обрядов, обыкновений, одежд, жилищ, украшений, забав, вероисповеданий и других достопамятностей»; СПб, 1-4 кис., 1799 ел) дигән төп хезмәтендә шул заманда Россиядә яшәгән күпчелек халыклар, шул исәптән татар халкы турында мәгълүматлар туплап бирелгән.

«1773 һәм 1774 елларда Россия дәүләте буйлап сәяхәт вакытындагы күзәтүләр» («Наблюдения во время путешествия по Российскому государству в 1773 и 1774 гг.»; СПб, Т.1-2, 1775 ел) исемле хезмәте әле дә тарихи чыганак буларак әһәмиятле. Анда Казанда һәм якын-тирә авылларда постау мануфактурасы, күн һәм сабын җитештерү хакында бәян ителә.

Татар халкы турында И.Георги болай яза: «Авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше һәм өс киемнәре шәһәр татарларныкы кебек үк... Тырыш кешеләр буларак, алар басу-кырларын буш тотмыйлар, ә аннан шактый табыш алалар ...». Әлеге хезмәттә китерелгәнчә, «Татар авылларының һәрберсендә диярлек тире иләүче, читекче, тегүче, буяучы, тимерче, балта остасы кебек һөнәр ияләре бар. ...Казан татарлары балаларын тәрбияләүгә зур һәм мактауга лаек игътибар итәләр. Алар балаларына әдәплелек, сакчыллык кебек ата-баба гадәтләре б-н бергә уку-язу, гарәп теле, дин сабагы өйрәтү өчен дә җан аталар. Өстәвенә балаларга тагын үз тарихларыннан кайбер гыйбрәтле хәлләр дә укытыла».

Этнография, физик география өлкәләрендәге хезмәтләре белән беррәттән, И.Георги үзенең күпсанлы акварель рәсемнәрендә һәм натурадан ясалган сурәтләрендә төрле халыкларның, шул исәптән Идел буе татарларының милли киемнәрен чагылдыра.

Әдәбият

Пыпин А.Н. История русской этнографии. СПб., 1890-92. Т. 1,4;

Русский биографический словарь. М., 1914. Т. 4;

Художники народов СССР: Биобиблиогр. словарь. М., 1976. Т. 3.